Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак?
Агымдагы уку елында Россия мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме 24 майда, ә чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак. Илнең барлык субъектларына тиешле тәкъдимнәрне РФ Мәгариф министрлыгы раслады.
Мәктәпне тәмамлау тантаналарын үткәргәндә, Дәүләт флагы күтәрү һәм Россия Федерациясе Дәүләт гимнын башкару, күпбалалы гаиләләр вәкилләрен хөрмәтләү, укучыларның ата-аналары (шул исәптән РФ һәм РФ субъектларының дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучылар) чыгышлары каралачак.
Шулай ук регионнарга инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен куркынычсызлык чараларын тәэмин итү йөкләнгән.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар