Мәгариф автор яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Дәүләт хезмәтләре» порталында балалар ялы турында сораштыру уза
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Россия цифрлар министрлыгы белән берлектә балаларны савыктыру кампаниясенә багышланган сораштыру үткәрә. Анда Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында катнашырга мөмкин. Россия Мәгариф министрлыгы игълан иткән мәгариф системасында балалар ялы елында үткәрелә.
-
Мигрант балаларының 80 % тан артыгы рус теленнән тестны уңышлы тапшырган
Татарстанда мигрант балаларының 82 % ы мәктәпкә керү өчен рус телен белүгә тест уздырды. Бу хакта Казанның ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Балачакка кайту» фестиваленең төбәк этабы нәтиҗәләре ясалды
Татарстан Республикасында «Балачакка кайту» балалар иҗаты фестиваленең төбәк этабы нәтиҗәләре ясалды. Чара балалар йортларында һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.
-
Ясалма фәһем турында «Саннар дәресе» узачак
22 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр 1–11 нче сыйныф укучылары өчен «Саннар дәресе» Бөтенроссия мәгариф проектының беренче дәресе үтәчәк.
-
Дәү әти – безнең өчен эталон!
Татар музыка сәнгатендәге беренче музыкаль комедия – «Башмагым» либреттосының авторы Таҗи Гыйззәт барлыгы 37 сәхнә әсәре иҗат иткән. Алар хәзер дә татар сәхнәләрендә уйнала. Таҗи Гыйззәтнең оныгы Гөлнар Гыйззәтова белән нәселләре силсиләсен барладык. Гөлнар ханым – озак еллар Казанның 18 нче мәктәбендә татар теле фәнен укыткан һәм хәзер дә педагоглык хезмәтен ташламаган остаз.
-
КФУ ике Татарстан гранты буенча якынча 283 млн сум алачак
Казан федераль университеты агымдагы елда гомуми суммасы 282,7 млн сумнан артык ике республика гранты алачак. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанның 34 укытучысы педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен 200 мең сум акча алды
2025 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен Россиянең 89 төбәгеннән 1 250 белгеч премиягә ия булды.
-
Казанда Tatar.Бу Хакатоны нәтиҗәләре билгеле
Tatar.Бу Хакатоны максаты — татар телен һәм мәдәниятен үстерүдә инновацион IT-проектлар булдыру. 2025 елда ул алтынчы тапкыр үткәрелде. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе, Гамәли семиотика институты хәбәр итә.
-
Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле
Казанның 4 нче мәктәп-интернатының башлангыч сыйныф укытучысы Эльвира Гарипова һәм педагогика фәннәре докторы, КНИТУ-КХТИның һөнәри һәм педагогик белем кафедрасы профессоры Петр Осипов М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары булдылар. Тиешле указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Ләйлә Фазлыева: «Сайлаулар — киләчәккә керткән өлешебез»
Бүген, 14 сентябрь, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә бай эчтәлекле мәдәни программа әзерләнгән. Бу хакта Бердәм мәгълүмати үзәктәге матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
-
Татарстанда педагоглар торак өчен аренда түләвен компенсацияләүгә дәгъва кыла алачак
Татарстанда педагогик хезмәткәрләр өчен яңа төр ярдәм чарасы — торак өчен аренда түләвен компенсацияләү кертелде. Бу мөмкинлектән 350 педагог файдалана алачак. Яшькә һәм хезмәт стажына карата чикләүләр юк, ләкин конкурс нигезендә сайлап алу узарга кирәк.
-
Айсылу Мөхәммәтова – Россиядә туган тел укытучылары арасында җәмәгатьчелек тарафыннан танылган лидер
Бүген, 12 сентябрь, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» дигән дәрәҗәле конкурс тәмамланды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Туган Батыр» анимацион альманахы «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә бүләккә ия булды
«Туган Батыр» анимацион альманахы «Алтын мөнбәр» XXI халыкара Казан мөселман кинофестиваленең «Балалар өчен иң яхшы милли фильм» номинациясендә югары бүләккә лаек булды. Режиссеры – Наталья Нилова.
-
Казанда БиЮ дискотекасы узачак
Чара 13 сентябрьдә ТР Милли китапханәсендә 15:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак. Беренче тапкыр дискотека мини-фестиваль форматында булачак.




