Татарстанда ике яңа мәктәпне илкүләм проекты кысаларында ел ярымга иртәрәк тапшырдылар
2025 елның 7 ноябрендә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында төзелгән ике яңа гомуми белем бирү мәктәбе ишекләрен ачты. Шунысы игътибарга лаек: план буенча объектлар 2027 елга тапшырылырга тиеш булган.
– Бездә быел республика җитәкчелеге ярдәме һәм ТР Төзелеш министрлыгының актив эше нәтиҗәсендә ике гомуми белем бирү оешмасы файдалануга тапшырылды. Бу – бик яхшы күрсәткеч», – дип белдерде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында ведомство башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Фәридә Зәйнетдинова.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар