Казан мәктәбендә түшәм ишелгән
Казанның мәктәбендә түшәм ишелгән. Әлеге хәл дәрес вакытында булган. Беренче мәгълүматлар буенча 4 нче сыйныф укучысы зыян күргән.
Әлеге хәлдән соң балаларны мәктәптән чыгарганнар. Хәзерге вакытта әлеге мәктәптә тикшерү эшләре алып барыла. Дәресләрне вакытлыча куркынычсыз бинага күчергәннәр.





Комментарийлар