«Елның иң яхшы яшь укытучысы» республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды
20 октябрьдән 12 декабрьгә кадәр «Елның иң яхшы яшь укытучысы» республика бәйгесе уздырылды. Анда Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары мөгаллимнәре катнашты.
Җиңүчеләр һәм призерлар исемлеге:
-– «3 елга кадәр педагогик эш стажы булган педагоглар» категориясе:
1 нче урын – Гайнетдинова А.А., Н.Ш. Әхмәтшин исемендәге Түбән Кама педагогика көллияте;
2 нче урын – Сатунина Г. Д., Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты колледжы;
3 нче урын – Переверзова К.С., Лениногорск нефть техникумы.
«Иҗади якын килү» номинациясендә Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте укытучысы С.П. Бабакаева, ә «Ел ачышы» номинациясендә Казан сәүдә-икътисад техникумы укытучысы Л.Л. Бакирова җиңүче булдылар.
– «3 елдан артык педагогик эш стажы булган педагоглар» категориясе:
1 нче урын – Габетдинов Р. Р., Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы;
2 нче урын – Ульянова П. А., Казан педагогика көллияте;
3 нче урын – Алиева Э. М., Бөгелмә машина төзелеше техникумы.
«Киләчәк педагогы» номинациясендә Казан төзелеш көллияте укытучысы В.А. Семенов, ә «Педагогик талант» номинациясендә Казан энергетика көллияте педагогы С. А. Трунова җиңүче булдылар.
Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы





Комментарийлар