16 декабрь 2025 яңалыклары
-
Галимҗан Гыйльманов Шүрәле образының эволюциясе турында лекция укыячак
Г.Камал театрында тиздән «Шүрәлене көттегезме?!» спектакле премьерасы көтелә. Язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов Шүрәле образы эволюциясе хакында лекция укыячак. Темасы – «Шүрәле — урман хуҗасы: фольклор, фән һәм фантазия чигендә».
-
Арча педагогика көллиятенең 95 еллык юбилее!
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте 95 еллык юбилеен билгеләп үтә!
-
«Елның иң яхшы яшь укытучысы» республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды
20 октябрьдән 12 декабрьгә кадәр «Елның иң яхшы яшь укытучысы» республика бәйгесе уздырылды. Анда Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары мөгаллимнәре катнашты.
-
Гөлнара Гарипова: «Көчле белгечләр Арчада әзерләнә»
Күп кенә танылган шәхесләргә канат куйган Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте быел 95 еллыгын билгеләп үтә. Бүгенге вазгыятькә карамастан, республикабызны милли кадрлар белән тәэмин итүче уку йортына керүчеләр саны елдан-ел арта гына. 2013 елда биредә 439 студент укыса, бүгенге көндә 950 студент белем ала. Көллият директоры – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Гөлнара Фидаил кызы Гарипова белән әңгәмәбез дә нәкъ менә милли кадрлар әзерләүдәге уңышлары, аларның эш тәҗрибәсе һәм бүгенге яңалыклары хакында.




