Татарстанлылар 2026 елга Мәгариф һәм фән министрлыгы эшенең төп юнәлешләрен сайлады
Татарстанлылар 2026 елга Мәгариф һәм фән министрлыгы эшенең төп юнәлешләрен сайлады. Ведомствоның иҗтимагый советы утырышында киләсе елга халык тавыш бирү юлы белән сайлап алынган максатлар исемлеге расланды, дип хәбәр итә Татар-информ.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча, топ-7 өстенлекле юнәлеш:
1) Актуаль һөнәр алу өчен 60 заманча белем бирү программасы төзү (44,5% тавыш);
2) Балаларның техник өстәмә белем белән тәэмин ителешен 10 % тан 15 % ка кадәр арттыру (38,9 %);
3) Көллият һәм техникумнарның 75 % ын модернизацияләү, чыгарылыш укучыларының эшкә урнашуын 70 % ка кадәр күтәрү (34,4 %);
4) Мәктәп укучылары һәм студентлар арасында фәнгә кызыксынуны үстерү;
5) Балаларның юл-транспорт җәрәхәтләре очракларын профилактикалауга ата-аналарны җәлеп итү;
6) «Физмат алгарыш» проекты кысаларында физика һәм математика фәннәреннән 100 яңа түгәрәк булдыру.
Фото: Татар-информ.





Комментарийлар