Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәпләрендә психологик тест мәҗбүри булырга ихтимал

Казан мәктәпләрендә социаль-психологик тест үткәрүне мәҗбүри итү мөмкинлеген карыйлар. Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов наркотикларга каршы комиссия утырышында хәбәр итте.

Казанның мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Энҗе Фәхретдинова 7–11 нче сыйныф укучыларына социаль-психологик тестның ел саен ата-аналар ризалыгы белән уздырылуын искәртте. 2025 елда 58 мең укучының 47 меңнән артыгы, ягъни 82 % катнашты. Укучылар арасында наркоманиянең бер генә очрагы да ачыкланмады. Якынча 10 мең укучы тест узмаган, аларның яртысы — ата-аналарның баш тартуы буенча.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ