Татарстан Идел буе округы буенча туристик рейтингта лидер
Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында туристлар өчен иң популяр юнәлеш буларак беренче урынны алды.
Татарстаннан тыш, иң яхшы төбәкләр исемлегенә Уфа, Ульяновск, Самара һәм Түбән Новгород та керде.
Россия күләмендәге Туристик җәлеп итүчәнлек индексында исә республика дүртенче баскычта урнашты. Алда бары тик Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Краснодар крае гына.





Комментарийлар