Логотип Магариф уку
Цитата:

"Гаилә һәм мәктәп" апрель, 2025 ел

«Гаилә һәм мәктәп» журналының апрель саны дөнья күрде.

Тышлыкта – «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы журналистлары Гөлназ белән Данил Гыйниятовлар. Гыйниятовлар улларына тәүфикълы киленнәр эләксә иде дип хыяллана. Ә кияү буласы уллары ниндирәк икән? Алар турында «Йолдызлы гаилә» рубрикасында.

Ә Габдерәхим Утыз Имәнинең 3 хатыны һәм 20 баласы булган. Ул шәхеснең тормышы да, фикерләре дә укучыларыбыз өчен гыйбрәтле. Вакыт аралыгын исәпкә алмыйча, ул заманда ук популяр булган бармак уеннары турында да, заманча өр-яңа уенчыклар турында да яздык.   

Үсмерләр 14 яшьтән эшкә урнаша ала. Тик эшкә алучың мошенник булып чыкмасын, юкса акча эшләү урынына үзеңә түләргә калмагае – дроппер булып урнашуыңны белми калма! Банк картасы булган һәркемгә бу язманы уку мәҗбүри. Үсмер чит шәһәргә китеп, мөстәкыйль тормыш башласа – бигрәк тә. Хәер, бу очракта үсмердән бигрәк, әти-әниләр борчыла.

Өегездә чыгарылыш сыйныф укучысы яшәсә, аны чит шәһәргә укырга җибәрергә әзерләнсәгез, психолог киңәшләренә дә киңәш салыгыз, аерылу җиңелрәк булыр.

Саулык турында да онытмыйбыз. Дөрес итеп йөгерәбез һәм дөрес итеп йоклыйбыз. Әйе-әйе, гади генә шөгыльдә дә тәртип кирәк!

2025 елның беренче яртыеллыгына язылыгыз. Индексы – П2429, алты айга язылу бәясе – 753 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ