КФУда “Илһам” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
“Илһам” конкурсы яшьләр арасында әдәби иҗатны үстерүгә ярдәм итә.
24 апрельдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Илһам” Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да, 680 яшь талант катнашты.
Финалистлар зона этапларында сайлап алу үтте. Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре финалистлар өчен мастер-класслар үткәрде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Гран-прига Актаныш районыннан 10нчы сыйныф укучысы Ләйлә Нуриева лаек булды.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар