Логотип Магариф уку
Цитата:

Без – Тукайлы халык

23 апрельдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге узды. Бу чара 2015 елдан башлап бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан, аның исемен йөрткән Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы тарафыннан оештырылып килә. Быел да ул тантаналы шартларда үтте, 290 катнашучы махсус дипломнар белән бүләкләнде. Алар арасында Татарстан Республикасының башлангыч, урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары бар.

Бәйрәм чарасы Шәүкәт Биктемиров исемендәге Казан театр училищесы студентлары катнашындагы «Тукайлы балачак» дип аталган тамаша белән ачылды. Милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбе деканы Рамил  Мирзаһитов бәйгедә катнашучыларга һәм аларның остазларына  рәхмәт хатлары тапшырды.

         Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков бәйгедә катнашучыларга киләчәктә һөнәри юлларын татар фәне белән бәйләүләренә өмет белдерде. Татарстан халыклары ассамблеясы советы башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Вәлиуллин Татарстан халыклары ассамблеясының төп бурычы – республикабыз халыкларының этномәдәниятен саклау һәм үстерү, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү икәнлеген ассызыклап узды. Тукай исемендәге Югары мәктәпнең милли кадрлар әзерләүдәге ролен югары бәяләде. Бәйгедә катнашучыларга, аларны әзерләүчеләргә рәхмәтен белдерде, уңышлар теләде. 

         ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова бәйгенең төрле дәрәҗәдәге уку йортлары студентлары арасында Тукай иҗатын популярлаштыру юнәлешендә тиңе булмаган чара булуын  әйтте.

         Бәйгедә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Разил Зиннәтуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Ильяс Фәрхуллин, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, халык шагыйре Газинур Морат,  Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы,  Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ сәламләделәр, катнашучыларны  рухландырып, шигырьләрен сөйләделәр.

Бәйгенең тантаналы өлеше татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Чараның икенче өлешендә конкурсантлар   5 төрле номинациядә осталыкларын күрсәтте. «Без – Тукайлы халык» номинациясендә татар студентлары һәм укучылар Г.Тукайның шигырьләрен татарча яңгыратты, «Татар теле – күңелем теле» номинациясендә чит милләт вәкилләре булган яшьләр үзара көч сынашты. «Тукай моңы – җиһанда» номинациясендә Г.Тукай шигырьләре инглиз, төрек, әрмән, чечен, кытай, башкорт, үзбәк, таҗик, тува, гарәп, чуваш, рус телләрендә яңгыраш тапты. Тукайның 70 кә якын шигыре төрле телләрдә укылды. «Тукай – безнең күңелләрдә» номинациясендә укучылар һәм студентлар Г.Тукайга багышланган үзләре язган шигырьләрен укыды. «Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» номинациясендә катнашкан 11 фәнни эшнең югары дәрәҗәдә, кызыклы һәм актуаль темаларга багышланганлыгы билгеләп үтелде.  

Жюри вазифасын башкарган татар тел белеме кафедрасы укытучылары укучыларның һәм студентларның шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларына, үз-үзләрен тотышларына, киемнәренә, Тукайның әйтәсе килгән фикерен тыңлаучыларга җиткерә алу сәләтләренә игътибар иттеләр.

Укучылар һәм студентлар белән бергә килгән укытучылар өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Аның җитәкчесе – филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Галиуллина. Укытучылар бүгенге көндә гомуми белем бирү оешмаларында, вуз һәм ссуз системасында татар теленең укытылышы, проблемалары, фәнни-методик әсбаплар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» фәнни-иҗади бәйгесе катнашучыларын бүләкләү тантанасы белән ябылды.

– Быел бәйгедә Казан федераль университеты, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе, Казан технология фәнни-тикшеренү университеты, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Россия Ислам институты, Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе, Ш. Биктемиров исемендәге Казан театр училищесы, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте, Казан педагогика көллиятләре, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, Яшел Үзән механика көллияте, Лаеш техник-экономик техникумы студентлары, Арча, Биектау, Тәтеш, Мөслим, Балтач, Актаныш, Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Әлмәт, Буа, Питрәч, Саба, Балык Бистәсе, Кукмара, Тукай, Чистай, Нурлат, Казан, Чаллы төбәкләреннән килгән укучылар чыгыш ясады.Республикабызның руслар яши торган төбәкләреннән бәйгедә катнашучылар булмады.  Тулаем алганда яшьләрдә Тукай иҗаты белән кызыксыну зур, – диде филология фәннәре кандидаты, доцент  Рамилә Сәгъдиева.

Фоторепортаж

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ