24 апрель 2025 яңалыклары
-
“Үлемсез полк” акциясендә онлайн катнашуга теркәлү ачылды
23 апрельдән 6 майга кадәр Бөтенроссия “Үлемсез полк” акциясендә онлайн катнашу өчен гаризалар кабул итү бара.
-
Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк Һөнәрләре» үзәге белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Киләчәк һөнәрләре» үзәгендә булды. Биредә мәктәп укучылары һөнәри юнәлеш уза, ә профессионаллар яңадан әзерлек үтә.
-
«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйгедән фоторепортаж
23 апрель КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге узды.
-
Без – Тукайлы халык
23 апрельдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге узды. Бу чара 2015 елдан башлап бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан, аның исемен йөрткән Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы тарафыннан оештырылып килә. Быел да ул тантаналы шартларда үтте, 290 катнашучы махсус дипломнар белән бүләкләнде. Алар арасында Татарстан Республикасының башлангыч, урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары бар.
-
«Үзбәкстан татарлары» энциклопедиясен тәкъдир иттеләр
Кичә Казанның Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Үзбәкстан татарлары» китабын тәкъдир иттеләр. Төсле энциклопедик белешмәлек «Татар диаспораларының тарихын һәм этник культураларын өйрәнү» темасына дәүләт заказы кысаларында эшләнгән. Басманы Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә Фәннәр академиясенең М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре әзерләгән. Шулай ук бу эштә Үзбәкстан Республикасының җитәкчелеге, бүгенге көндә Татарстанда яшәүче үзбәкләрнең ярдәме зур.