Логотип Магариф уку
Цитата:

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары

24 апрель көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында пресс-конференция узды. Журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм «Защитники Отечества» Дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина катнашты.

Бүгенге көндә муниципаль регистрга 16 юнәлеш буенча 2 712 ярдәм чарасы кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сөйләде. Ул махсус хәрби операциядә ватан иминлеге өчен көрәшүче хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган федераль ярдәм чаралары белән беррәттән, муниципаль дәрәҗәдәге ярдәм чараларына аерым тукталды.  

Бүгенге көндә республикада 956 муниципаль берәмлек, 43 муниципаль район исәпләнә, аларның һәркайсы бу төр ярдәм чаралары буенча мөстәкыйль карар кабул итә ала, дип белдерде җитәкче. Мисал өчен, республиканың 16 районында махсус хәрби операциягә китү нияте белән контракт төзүче гражданнарга  150 меңнән алып 300 меңгә кадәр бер тапкыр түләнә торган акчалата ярдәм каралган. Бу исемлектә Актаныш, Әтнә, Чүпрәле районнары бар. 

Татарстанның 9 районы махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә 30 меңнән алып 100 меңгә кадәр бер тапкыр түләнә торган акчалата ярдәм бирә. Хәрбинең гаиләсендә бала туган очракта акчалата бүләк тапшыруны оештырган районнар да бар. Мисалга, Алексеевскида 30 мең, Алабугада 50 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү каралган.  Моннан тыш, Мөхәррәм Ибәтов Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре, шул исәптән республиканың 41 муниципаль районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары мәктәп ашханәләрендә бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә, ә 39 районда Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хезмәт итүчеләрнең балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә бушлай йөри дип белдерде. Республиканың 559 җирлегендә хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре җир һәм физик затлар мөлкәтенә булган салымнан азат ителгән. Алар арасында Актаныш, Апас, Бөгелмә, Чүпрәле, Лаеш, Яңа Чишмә районнары бар. 

2023 елның 1 июнендә оешкан «Защитники Отечества» Дәүләт фонды махсус хәрби операция ветераннарын тыныч тормышка кайтару максатында киңкырлы эш алып бара. Ярдәм чаралары турында оешманың Татарстан буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде. Фонд оешкан көннән алып бирегә 31 071 кеше мөрәҗәгать иткән. Хәрби сугышчан хәрәкәтләр ветераны статусын алу, эш белән тәэмин итү, медицина, реабилитация, санатор-курорт, психологик, юридик ярдәм сорап килүчеләр күп. Гозерләрнең 95 проценты үтәлгән. Бу юнәлештә социаль координаторларның эшчәнлеге бик мөһим, дип билгеләп үтте Гүзәл Удачина. Аның сүзләренчә, мондый белгечләр һәр районда бар. Нәкъ менә социаль координаторлар сугыш кырында төрле җәрәхәтләр алган хәрбиләрнең ай саен киңәйтелгән диспансеризация үтүен кайгырта. Мондый чара республиканың Сәламәтлекне саклау министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Хәрбиләр бер көн эчендә 14 табиб-белгечкә күренә ала. Моннан тыш, сугыш ветераннары өчен санатор-курорт дәвалануы да каралган, фонд аркылы 196 ветеран шундый мөмкинлектән файдаланган. 2 790 ветеранга һәм хәрби гаиләсенә психологик ярдәм күрсәтелгән. Тәҗрибәле психологлар бригадасы 31 районга барып, анда ярдәм күрсәткән. 

Фонд тыныч тормышка кайткан хәрбиләрнең эш белән тәэмин ителү, белем алу мәсьәләсенә дә игътибар бирә. Сугышчан ветераннарның 82 проценты хезмәт урынын булдырган, 101 кеше югары уку йортына кергән, 13 ветеран урта һөнәри, 36 кеше өстәмә профессиональ белем алуга ирешкән, алар арасында эшмәкәрлек буенча да белем алучылар бар.

Оешма сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына гына түгел, һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнарга карата адреслы ярдәм күрсәтә.

Шулай ук сәламәтлекләренә зыян килгән хәрби операция ветераннарының торакларын адаптацияләү буенча да эш алып бара. 29 районнан 105 заявка кабул ителгән, 24 торак йорт техник җайланмалар белән җиһазландырылган. 

Махсус хәрбия операциядә илебезне саклаучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматнытүбәндәге чыганаклардан алырга мөмкин: 

ТР Юстиция министрлыгы рәсми сайты
https://to16.minjust.gov.ru/ru/pages/perechni-regionalnyh-i-municipalnyh-lgot-i-mer-socialnoj-podderzhki-predostavlyaemyh-voennosluzhashim-i-chlenam-ih-semej-takzhe-normativnyh-pravovyh-aktov-kotorymi-oni-utverzhdeny/

Дәүләт хезмәтләре Порталы (Робот Макс аша)

 

«Забота о СВОИХ» рәсми сайты

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ