ЯЗМАЛАР
-
Садри Максуди турында кызыклы 9 факт
Садри Максуди – татар халкының күренекле галиме, юристы, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтчесе. Милләтебезнең мәшһүр улы Биектау районы Ташсу авылында дөньяга килгән. Кайберәүләр Максудины Татарстанның беренче президенты дип тә олылый.
-
Яратып ачулану
Бала тәрбияләү – бик четерекле мәсьәлә. Дөрес алымнар турында гел бәхәс бара. Китапта матур яңгыраган фикерләрне тормышта куллану җиңел түгел. Ачулану, җәзалауның да үз тәртибе бар.
-
Ишегалды уеннары – табигый нейрокоррекция
Төн җитмичә өйгә кертми торган ишегалды уеннарын кем генә хәтерләми икән! Бүген исә шул уеннарны уйнатам дип, баланы түләүле нейролагерьларга йөртергә туры килә. Замана белгечләре безнең балачак уеннарын бала тәрбияләүдә куллана. Файдалы ишегалды уеннарын нейропсихолог Эльвира Маслахова белән барлыйбыз.
-
Укытучы ул – артист!
Мәктәп укучыларының формадан йөрергә тиешлекләре, бердәм форма турында бик күп сөйлиләр һәм язалар. Ә бит укытучыларның ничек киенеп йөрүе, тышкы кыяфәте дә бик мөһим.
-
Җилкәнле спорт
Казансу өстендә ак җилкәнле кечкенә генә көймәләр йөзә. Әле түгәрәккә тезеләләр, әле җилкәннәрен җилгә җәеп, дулкынга каршы баралар. Бу көймәләрне кем иярләгән дисәң, «штурвал» артында –балалар! Кайсына җиде, сигез, кайсына унике, иң олы дигәненә уналты яшь. Яхтачылар – җилкәнле спорт белән җитди шөгыльләнүчеләр болар. Йөрәкләрен җилкән итеп күтәреп, җилдә сынатмаучы кыю малайлар һәм кызлар.
-
Флёра Ганиева: Укыту – сәнгать ул!
Март аенда педагог, дәреслекләр авторы Флёра Әкрәм кызы Ганиева үзенең 85 яшьлеген билгеләп уза. Ярты гасырдан артык гомерен яшь буынга гыйлем биргән, 5–11 нче сыйныфка кадәр ике буын татар әдәбияты дәреслекләре әзерләгән филология фәннәре кандидаты бүген дә үз хезмәтенә тугры. Мөхтәрәм яшьтә булуына карамастан, дәреслекләр язу белән мәшгуль. Флёра ханым «Мәгариф» журналы редакциясенә дә килеп китте. Аның белән гыйльми-педагогик эшчәнлеге хакында, мөгаллимлек хезмәте хакында сөйләштек.
-
Бәпкә терапиясе
«Без синең кебек чакта өйгә кайтып керми идек!» Җәйге матур көндә өйдә телевизор каршында, йә булмаса телефон тотып утыручы замана балаларына иң еш әйтелә торган сүзләр бу, килешәсезме? Әйе, без чыннан да өйгә кайтып керми идек, чөнки әти-әни күзенә күренсәк, шунда ук эш кушалар иде. Шуларның берсе – бәпкә саклау.
-
Замана уенчыклары
Килешәсездер, бүген күп кенә балалар өчен гаджетлар замана уенчыгына әверелде. Болай барса, алга таба үсеп килүче буынны берни белән дә кызыксындырып булмас бит. Үзем дә ике бала әнисе булгач, өч яшьлек Әмирә кызым һәм дүрт айлык Әмин улыбыз өчен уенчыкларны аеруча дикъкать белән сайлый башладым. Файдалы замана уенчыклары белән сезне дә таныштырасым килә.
-
Суда йөзү кагыйдәләре
Суда коену никадәр рәхәт булмасын, ләззәт артында сагайтырлык һәм үтәлергә тиешле кагыйдәләр бар. Аларны белү – һәркем өчен мөһим.
-
Студентлар гаилә кора
Россиядә гаилә коручы студентлар саны елдан-ел арта бара. Бер яктан, бу илдәге социаль үзгәрешләр турында сөйләсә, икенче яктан, студент гаиләләренә дәүләт тарафыннан аеруча игътибар кирәклеген искәртә.
-
Сөю-сәгадәт
Дөньяның барлык милли әдәбиятлары традицияләр нигезендә яши, үсә. Элгәреләрен белмәгән язучы югары үрләрне яулый алмый. Ни кызганыч, татар халкының биниһая мирасы хәзерге вакытта күп кенә татар кешеләре өчен чишә алмаслык шифр булып тоела, чөнки алар гарәп имласында язылган. Шушы шифрга ачкычны булачак филолог, журналист, язучыларга, укытучыларга бирүче – КФУның мөгаллимәсе, шагыйрә Халисә Ширмән. Фәнни яссылыкта да, әдәби яссылыкта да Халисә Хатыйп кызы үсеп килә торган буынга халкыбызның чиксез бай мирасына «ачкыч» тапшыра.
-
«Әни – модератор, без – башкаручылар»
ТНВ каналында 30 елга якын татар журналистикасының йөзе булган иң матур пар – Гөлназ һәм Данил Гыйниятовлар гаиләсе белән татар дөньясын таныштырып тору да артык кебек. Ике мөгаллим егет тәрбияләгән әлеге гаилә белән тәрбия хикмәтләре һәм тормыш кыйммәтләре турында сөйләштек.
-
Бер калфактан башланган музей
Гөлүсә САФИНА, Балтач районы Салавыч күппрофильле лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы, «Туган якны өйрәнү» музее җитәкчесе Музей – гасырлар буе җыелып килгән тарихи, милли мирасны саклап, аларны кабат халкына җиткерә торган сандык кебек ул. Мәктәпләрдәге музейлар яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә аеруча зур роль уйный.
-
Кытай татарлары тарихын өйрәнү
Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында тарих юнәлеше буенча укыган вакытта Гөлназ Назыйм кызы Хисамиева параллель рәвештә Конфуций университетында кытай телен дә өйрәнә. ТР Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институтында аспирантура үтә. Бүгенге көндә шул ук институтның фәнни хезмәткәре булып эшли, «Төньяк-Көнбатыш Кытайда яшәүче татар диаспорасы» темасына кандидатлык диссертациясен якларга әзерләнә.
-
Дәрдемәнд турында кызыклы 13 факт
Бу олуг шагыйрь һәм меценат турында Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким: «Осталыкка килгәндә өйрәнер нәрсәләр күп Дәрдемәндтә!» – дип язган. Әйе, шагыйрь, сүз остасы буларак Дәрдемәндне (Закир Рәмиевне) без олылап искә алабыз, бу хакта ярыйсы гына хезмәтләр дә бар. Әмма аның татар халкы өчен биниһая эшләр башкарган мәгърифәтче булуын да истән чыгарырга ярамас.