Логотип Магариф уку
Цитата:

Ютазы мәктәбе музее

Лилия ВӘЛИУЛЛИНА, Ютазы урта мәктәбенең татар теле укытучысы, «Туган якны өйрәнү» музее җитәкчесе

Мәктәп музее  ул –  белем бирү учреждениесенең генә түгел, ә бөтен җәмгыятьнең дә мөһим бер өлеше. Ул яшь буынны туган җиргә, тарихка, мәдәнияткә мәхәббәт һәм хөрмәт рухында тәрбияләүдә зур роль уйный.

Барлыгы 3220 экспонат

 Ютазы мәктәбенең туган якны өйрәнү музеена 1995 елда татар теле һәм әдәбияты укытучылары ясаган «Татар өе» күренешеннән башлап нигез салына. Бер почмактан оештырылган татар өе күренеше ике олы бүлмәле музей булып оеша. Ул чактагы мәктәп директоры Фәния Хәбип кызы Әхмәтшина тәкъдиме белән авыл тарихы, аның күренекле шәхесләре  турында мәгълүмат туплана, экспонатлар җыела, экспозицияләр оештырыла. 1998/1999 уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә,  музей рәсми рәвештә ачыла һәм «Туган якны өйрәнү музее» статусын ала. Озак еллар дәвамында музей белән директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Нәкыя Мансур кызы Шәрәфиева җитәкчелек итте.

Бүгенге көндә музейханәдә 3230 экспонат исәпләнә. Биредә «Татар өе» күренеше, «Авылым тарихы», «Бөек Ватан сугышы – безнең хәтерләрдә», «Мәктәбем – очар канатым», «Мәктәпнең пионерия һәм комсомол оешмалары тарихы», «Нумизматика» бүлекләре урын алган. Экспозицияләрдә туган төбәкнең үткәне һәм бүгенгесе чагылыш таба. Монда тарихи документлар, фотосурәтләр, көнкүреш әйберләре, сәнгать әсәрләре саклана. Болар барысы да укучыларга халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнергә ярдәм итә.

 

Ватанпәрвәрлек

 

Бүгенге көндә мәгариф системасы каршындагы иң мөһим бурычларның берсе – үсеп килүче яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү. Музейда булу, аның белән берлектә мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелгән чараларда катнашу нәкъ шушы бурычны хәл итүгә юнәлдерелә, балаларда үз иленең, туган җиренең киләчәге өчен җаваплылык хисе формалаштыра. Быел музей эшчәнлеген Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап оештырдык. Бөек Ватан сугышы елларында яу кырына авылдан 456 кеше китә, шуларның яртысыннан азрагы гына туган ягыбызга кире әйләнеп кайта. Музейда аларның фотолары, хатлары, бүләкләре, медальләре, истәлекләре, сугышчан юлларын чагылдырган карталары саклана. Тылда калган әби-бабаларыбызның фидакяр хезмәте турында мәгълүматлар бирелгән. Укучыларыбыз, укытучыларыбыз, авылыбызның ветераннар советы белән берлектә «Тыл ветераннары» дип исемләнгән ике зур җыентык   эшләнде. Бу экспонатлар аша без сугышның һәрбер гаиләгә алып килгән кайгы-хәсрәтен, әмма шуңа да карамастан халкыбызның рухын сындыра алмавын күрәбез.

 

Мәгариф капитаны Мирза ага

 

Ютазы мәктәбе – 85 еллык тарихы булган белем йорты. Шулвакыт эчендә ул, дүрт меңнән артык балага ныклы белем биреп, олы тормыш юлына озата. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында күренекле фән һәм сәнгать эшлеклеләре, фидакяр хезмәт ияләре бихисап. 1938 елга кадәр мәктәп җидееллык була, соңыннан урта мәктәп статусы ала. Аның җитәкчесе итеп талантлы оештыручы Мирза Зәкәрия улы Рахманкулов билгеләнә. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап кайткан яшь егеткә 1933 елда Каразирек авылында урта мәктәп төзелешен йөклиләр. 1936 елда аңа Бәйрәкә урта мәктәбен, ике елдан соң Ютазы авылында урта мәктәп оештыру эше тапшырыла. 1936 елда Укытучыларның республика съездына делегат итеп сайлана, анда республика җитәкчелегенең исемле сәгате белән бүләкләнә ул.

Мәктәпнең беренче чыгарылышы дәһшәтле 1941 елга туры килә. 21 июнь көнне кулларына өлгергәнлек аттестаты алган егетләр икенче көнне фронтка повестка ала. Кызлар исә шәфкать туташлары, укытучылар курслары узып, тылда иңгә-иң торып хезмәт итә. Беренче карлыгачларын сугышка озаткан Мирза Зәкәрия улы үзе дә 1942 елның башында хәрби хезмәткә чакырыла. Мәскәүне саклауда, Төньяк Кавказда барган сугышларда катнаша ул, 4 тапкыр яралана. 1943 елда Новороссийск шәһәрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Анда күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителә, әлеге бүләк аңа 33 елдан соң гына тапшырыла. Моннан тыш, ул Ватан сугышы ордены, «Кавказ оборонасы өчен», «Германияне җиңгән өчен»  медальләре белән бүләкләнә. Румыния, Болгария, Югославияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Сугыштан соңгы елларда Мирза Зәкәрия улы район мәгариф бүлеге җитәкчесе, мәктәп директоры, тарих укытучысы булып эшли. Музейда коллегабызның тормыш юлын, эшчәнлеген чагылдырган альбомнар һәм стенд эшләнгән. Бүгенге көндә аның нәсел дәвамчылары белән тыгыз элемтәдә торабыз.

 

Беренче чыгарылыш

 

Музейда бик кадерле истәлек – беренче чыгарылыш кичәсенең фоторәсеме саклана. Шушы фоторәсемгә, мәктәпнең архив материалларына, авылдашларыбызның истәлекләренә нигезләнеп, яшь эзтабарлар белән  беренче чыгарылыш укучыларының язмышларын ачыклау буенча эш алып барабыз. Шуларның берсе – Рабига Миргасыйм кызы Камаева, ул кыска вакытлы укытучылар курсларын тәмамлап, 1941 елның сентябреннән укытучы булып эшли башлый. Сугыш алып килгән ачлык, ялангачлыкны ул балалар белән бергәләп үз җилкәләрендә күтәрә. Сугыштан соң да үз эшенә тугры калып, гомере буена татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде ул. Читтән торып ике институт тәмамлый. Җәмәгать эшлеклесе, озак еллар дәвамында район газетасының читтән тыш хәбәрчесе була. Күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнә. Сүз уңаеннан, Рабига апаның кызы Миңлегөл Субаева да әнисе кебек гомер буе татар теле һәм әдәбиятыннан Казан медицина училищесында укыта. Ул  Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, әнисе истәлегенә багышлап, «Эзе калган керсез намусыңның...» дип исемләнгән китап бастырып чыгарды. Әлеге истәлекләр нигезендә Миңлегөл апа быел безнең «Тамчылар» мәктәп театры өчен «Уйлаган алга килә, яки бер телем ипи» дип исемләнгән пьеса иҗат итте. Без уйнаган өлеше – мәктәптәге бер дәрес вакыты. Шушы кыска гына вакыт аралыгында сугыш алып килгән кайгы-хәсрәтне, балаларның белемгә булган омтылышын, укытучының какшамас ихтыяр көчен, җиңүгә булган ышанычның ни дәрәҗә көчле булуын күрәбез. Спектакльне балалар үз күңелләре аша уздырып уйнады. Шунысы да куанычлы: Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Бөтенроссия сәхнә сәнгате бәйгесендә без 2 нче урынга лаек булдык.

Бу уку елында башкарган проектларыбызның тагын берсе «Хәтер бакчасы» дип атала. Педагог-оештыручы Гөлназ Өлфәт кызы Гәрәева җитәкчелегендә мәктәпнең «Беренчеләр хәрәкәте», «Яшел патруль» отряды  активистлары белән берлектә мәктәп бакчасында фронтовик-укытучыларыбызга багышлап чыршылар утырттык. Агачларга укытучыларыбызның кыскача тормыш юлын яктырткан исемле язулар да беркеттек. Аларын укучылар музейда сакланган материаллар буенча үзләре әзерләде. Тарихыбызны өйрәнүгә, аңа сакчыл караш тәрбияләүдә әһәмиятле адым бит бу.

 

Табылдык хат

 

Мәктәпнең туган якны өйрәнү музее  ул  – укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өчен дә яхшы мәйданчык. Укучылар музей фондларын өйрәнә, экспонатларны тасвирлый, төрле темаларга рефератлар һәм докладлар яза. Бу аларга үз фикерләрен формалаштырырга, анализ ясарга, нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтә. Музейдагы сугыш елларына багышланган иске стендларны яңарткан вакытта җилем белән ябыштырып куелган өчпочмаклы хатка тап булдык. Хат янында фото, фронт газеталарыннан өземтәләр дә бар иде. Хатны саклык белән генә куптарып алып, инде җуела барган текстның күчермәсен ясап, зурайтып укый алдык. Хат фронтовик Җәмил Мөхәммәтҗановның сугышчан дусты Мәсгут Гарифуллин тормыш иптәшенә атап язылган. Хатта Мәсгутның, разведкага баргач, дошман пулясыннан һәлак булуы, җирләнү урыны хәбәр ителә. Укучылар белән эзләнү барышында без Интернет сайтлары аша Мәсгут аганың сугышчан юлын, җирләнгән урынын, Баулы шәһәрендә гомер итүче кызы Әлфия апаны эзләп таптык. Олы яшьтә булуына карамастан, ул кызы белән очрашуга килде. Музейда булган документларның, әлеге хатның күчермәләрен без аларга бүләк итеп тапшырдык, чөнки гаиләләрендә әтиләренә кагылган бер документ та булмавы ачыкланды. Әлеге очрашу кунакларның да, безнең дә күңелләрне тетрәндерде, бу вакыттагы кичерешләрне сүзләр белән генә җиткереп булмый.

10 нчы сыйныф укучысы Сөләйман Хәялиев, шушы эзләнү-тикшеренү эше белән Әлмәт шәһәренең югары нефть мәктәбендә укучыларның «Ecologi. Краеведение. Туган як» дип исемләнгән V ачык республикакүләм тикшеренү һәм проект эшләре конференциясендә чыгыш ясап, махсус бүләккә лаек булды.

 

Музейда эш туктап тормый. Дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда, авыл, район күләмендә уздырылган чараларда музей материалларыннан киң файдаланып эшлибез. Мәктәп коллективы, мәктәптә эшләп килүче балалар оешмалары белән берлектә алып барыла.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ