Гөмбә җыябыз!
Чиләкләребезне җәйнең эре-эре җиләкләре белән тутырдык, инде чират – гөмбәгә! Гөмбә артыннан кызыклы сәяхәт кызганыч хәлгә әйләнмәсен өчен, тәҗрибәле гөмбәчеләр һәм белгечләрдән файдалы киңәшләрне саклап куегыз.
«Гөмбәне иртән җыю яхшы»
Нәфирә ИГЪЛАМОВА, 12 ел стажлы гөмбәче
– Безнең җирлекләрдә, гадәттә, актив гөмбә җыю вакыты июнь аеннан кара көзгә кадәр дәвам итә. Җәен әтәч, каен гөмбәләрен еш очратсак, чын гөмбә сезоны август ахырында һәм сентябрьдә генә башлана әле. Гөмбәне көннең беренче яртысында җыярга киңәш итәм. Иртүк барсаң тагын да яхшы. Иртәнге чык кунган гөмбә эшләпәләре әллә каян ялтырап, күренеп тора, иртәнге якта җыелган гөмбәләр тыгыз була һәм озак саклана.
Гөмбә җыярга әзерләнгәндә, уңайлы өс-киеме сайлагыз. Урман сые чиләккә үзе сикереп керми бит, аны иелеп, бөгелеп, агач арасыннан, ылысларга төртелә-төртелә җыясы. Саклану кагыйдәләрен исәпкә алып, җиңел, тәнне каплаган, тирләтми һәм сулый торган тукымадан тегелгән киемнән булу зарур. Һава торышына карап киенегез. Иң мөһиме, аякта озын кунычлы резин итек яки уңайлы ботинка булсын.
Урманга берничә кеше кузгаласыз икән, адашмас өчен, алдан ук очрашу урынын билгеләргә була. Гөмбәне исә үзегезгә таныш булган җирлектә генә җыегыз. Олы юлга якын, тузанлы урыннан җыелган гөмбә зарарлы булачак. Гөмбәне тутыру өчен иң яхшы савыт – чиләк яки кәрзин. Озынча таяк юнәтсәгез, яфрак астында качып калган гөмбәләрне тиз табарсыз. Аларны бөтен килеш кисеп алырга кирәк. Кортлаган, искергән гөмбәләрне урап узыгыз. Гөмбә җыю ял да булсын, саф һава сулап, урман белән хозурланырга, рухи ләззәт алырга онытмагыз.
Гадәттә, бер урында төрле гөмбәләр үсә. Бу – гөмбәчеләрнең эшен күпкә җиңеләйтә торган табигать хикмәте. Бездә, мәсәлән, ак, җирән, гөреҗдә, каен гөмбәсе, шампиньон, майлы гөмбә, усак, кәҗә, әтәч гөмбәсе, ал гөмбәләр бар. Бик еш очрый торган халык телендә дуңгыз гөмбәсе дип атала торган ал гөмбә ‒ агулы, аны җыймау хәерле. Еш кына агулы гөмбә белән ашарга яраклысы бик охшаган була. Мисалга, күпләребез яратып ашый торган шампиньон гөмбәсе бик тә агулы ак гөмбәгә охшаш. Аерма эшләпә астында гына. Шампиньонныкы ул ак яки алсу төстә, агулыныкы – кара. Аерып азапланмагыз да, шикләнәсез икән, ул гөмбәне алмагыз.
Гөмбә җыю – бер хәл, аны эшкәртү – зур хезмәт. Бу эшне дөрес башкару мөһим. Гөмбәне җыйган көнне үк эшкәртергә кирәк. Кайтуга сулы савытка бушатып, бер-ике сәгать тотабыз, шулай алар ияреп кергән яфраклардан чистарачак. Һәр гөмбәнең үз эшкәртү ысулы була. Майлы гөмбәнең эшләпәсен салдырып утырасы, ә менә каен гөмбәсен чистартып юу да җитә. Гөмбәләр эшкәртелгәч, аларны таныш, сыналган рецепт буенча саклап куярга да була.
ВРЕЗКА Гөмбәгә җыенганда, кайда, нинди гөмбә үсүен ачыкларга һәм бары тик таныган гөмбәне генә җыярга кирәк – алтын кагыйдә шул. Беренче тапкыр гөмбә җыярга баручыларга тәҗрибәле гөмбәчегә иярергә киңәш итәм.
«Гөмбәсе түгел, мәзәге»
Чулпан ФИЛИППОВА, гөмбәче, ике бала әнисе
– Балалар белән гөмбә җыярга еш барабыз. Кечкенә кызыбыз Диананы хәтта айлык вакытында да махсус капчыкка салып чыкканыбыз булды. Гөмбәсе түгел, мәзәге кызык, дигәндәй, ризык түгел, кечкенә сәяхәт дип йөрүебез. Сабыйлар белән урман эченә үк кергән юк үзе, гөмбәләр урман буе полосаларында да күп була. Үзебез белән бераз ашарга, җылы кием, утырып ял итәр өчен япкыч алабыз да юлга кузгалабыз. Урман һавасы сулап, тирә-якка хозурланып көн үткәреп кайтабыз. Уку елы башлангач эшләнмәләр өчен кирәк булачак яфрак, күркә кебек табигый материалларны да шунда җыябыз. Әлегә балаларга гөмбәләргә кагылырга рөхсәт юк, агулы һәм ашарга яраклыларын күрсәтеп кенә барабыз. Малайларның кулында – таяк, кызларда ‒ кәрзин. Үзенә күрә бер ял да, хезмәт һәм табигать дәресе дә ул – гөмбәгә бару.
«Урман игътибарлы булганны ярата»
Андрей РОДЫГИН, Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәте җитәкчесе:
1. Урманга кузгалыр алдыннан иң элек маршрутны уйлагыз.
2. Якыннарыгызга кая барасын, кайчан кайтасыгызны алдан хәбәр итеп куярга кирәк.
3. Кесә телефоннарыгыз төзек, тулы зарядкалы булсын. Үзегез белән запас аккумулятор алыгыз.
4. Бер букчага ризык, су, кайнар чәй белән термос, ветровка, җылы кием, бинт, эластик бәйләвеч, жгут, мамык, антисептик, йод, валидол, шулай ук пычак, компас һәм шырпы тутырыгыз. Каләм, кәгазь, фонарь һәм сыбызгы да ярап куярга мөмкин.
5. Урман игътибарлы булганны ярата. Күзләрне җирдән ала алмыйча гөмбә эзләгәндә, тирә-якны да күзәтегез – үзгә агачлар, чишмәләр, чокырлар озатып калмыймы? Аларны истә калдырырга тырышыгыз, югалсагыз, шушы ориентирлар чыгу юлын табарга ярдәм итәр.
Адашсаң?
1. Тынычланырга. Курку энергияне ашый, аңа бирешмәскә кирәк.
2. Адашкан урында бер сәгатькә якын көтеп торырга. Бу вакыт дәвамында сезне табу ихтималы зуррак.
3. Төркем белән чыккан булсагыз, беренче тапкыр тукталган урынга барыгыз. Иптәшләрегез сезне эзләп тапканчы, шунда төн кунарга урын әзерләгез.
4. 112 телефон номеры буенча коткару хезмәтенә шалтыратырга һәм көтәргә (бу номер ил буенча шалтыратуларны бушлай кабул итә).
5. Урманга киткән якын кешегез вакытында кайтып җитмәсә, аның адашуына шикләнсәгез, кичекмәстән полициягә шалтыратыгыз.
«Кызыл китапка керүче гөмбәләр күбәйде»
Ким ПОТАПОВ, КФУда Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы өлкән укытучысы, «Түбән Кама» милли паркының фәнни хезмәткәре, ТРның Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы янаган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр төрләре буенча даими эшләүче комиссия әгъзасы:
– Бүген безнең төбәктә меңнән артык гөмбә төре билгеле. Гөмбә патшалыгы ишәйгән саен, сак астына керергә тиешле сирәк төрләре дә арта. Алдагы Кызыл китапларда гөмбәнең сакланырга тиешле 49 төре урын алган булса, соңгы нәшриятында аларның саны, ике тапкырга артып, 92 гә җиткән. Моннан тыш, гөмбәгә охшаш тагын 4 төр организм да кертелгән. Болар – миксомицетлар, гөмбәне хәтерләтүче бик тә үзенчәлекле һәм кызыклы тере организмнар төркеме.
Республикада сак астына кертелергә тиешле гөмбәләрнең артуы ниндидер көтелмәгән хәлләргә, вакыйгаларга бәйле түгел, аның үз сәбәпләре бар. Бу, башлыча, гөмбә төрләрен өйрәнү дәрәҗәсе артуга бәйле. Гөмбәләр турында күбрәк белгән саен, аларның сирәк очрый торганнары да ачыклана, үзенчәлекләрен өйрәнүгә ихтыяҗ туа. Монда Татарстанның берьюлы берничә табигый зонада урнашуын да исәпкә алырга кирәк. Мисал өчен, Казан шәһәре һәм төньяк районнар җирлеге – ылыслы һәм киң яфраклы киңлек. Мондагы урманнарда караңгы ылыслы пихта һәм чыршы төрләре очрый. Алар исә үзләренә генә хас тере организмнар комплексын хасил итә. Имәнлекләр, каенлыклар, өрәңге агачлары кебек киң яфраклы агачлардан торган урманнарыбыз да бар. Каен һәм усак билгеле бер территорияне алып тора ‒ аларның үз флорасы. Өстәвенә көньяк-көнчыгышта чүлле мәйданнар, ярым ташлы далалар, урыны-урыны белән хәтта токымнар чыга торган урыннар да очрый. Болар барысы да төбәкнең биологик төрлелегенә көчле йогынты ясый. Шуңа да республиканың Кызыл китабы күләме буенча күрше төбәкләрнекенә караганда зуррак. Соңгы елларда гына гөмбәләрнең күпме яңа төре ачыкланды. Кызыл китапның яңа басмасына кергәннәре арасында, мәсәлән, патша чебен гөмбәсе (Аmanita regalis) бар. Ул кара ылыслы токымнар, аерым алганда, чыршы агачы белән бәйле төр булып санала. Соңгы вакытта киң яфраклы урманнарга хас сирәк очрый торган көньяк төрләр дә сак астында. Болар – «пәрәвезле» гөмбәләр төркеме. Моңа кадәр Кызыл китапка бу гөмбәләрнең бер генә төре кертелгән булса, хәзер алар җидегә җиткән. Шулай ук бездә Россиянең Кызыл китабында исәпләнүче саргылт-яшел флоккулярия дигән гөмбә дә үсә, аны болыннарда һәм далаларда очратырга мөмкин. Урта диңгез, Төньяк Африкада үсүче чүл һәм дала гөмбәсе ‒ комлы монтанея да безнең Кызыл китап иясе булган. Башлыча, Россиянең көньягында очраучы бу организмны хәзер республиканың Баулы районында күреп була. Тәҗрибәле гөмбәчеләр үзләре үк гөмбәләрнең әллә нинди кызыклы төрләренә юлыгалар, табышлары белән социаль челтәрләрдә бүлешәләр ‒ монысы өчен аларга рәхмәтлемен. Шул ук вакытта табигатьне саклыйк, сирәк төрләренә кул сузмыйк дигән үтенеч тә бар.
ГМ-ИНФО Кызыл китапка кергән гөмбәләрне җыйган өчен, Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.1 маддәсе нигезендә 4 мең сумга кадәр штраф каралган, вазифаи затларга 40 мең, юридик затларга 300 мең сумга кадәр административ җәза билгеләнгән.
«Балаларга ашарга ярамый»
Алия НАСЫЙБУЛЛИНА,
Казанның Марат Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире:
– Гөмбә белән агулануның беренче билгеләре ашаганнан соң 7–8 сәгать узгач барлыкка килә. Бу – косу, эч сыеклану, авырту, шул ук вакытта температура булмау. Косу һәм эч китү нәтиҗәсендә электролитлар (организмдагы минераль элементлар) югалу сәбәпле, кеше хәлсезлек тоя башлый. Бу вакытта үзлегеңнән дәвалану тыела, тизрәк табибка күренергә, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Аңарчы эчне «ресторан» ысулы белән юдырырга ярый. Еш кына агулы гөмбәнең тискәре йогынтысы икенче көнгә туктап торгандай була, бу – ялган халәт, аңа ышанып, вакытында хастаханәгә бармаганда нәтиҗәләр бик аяныч булырга мөмкин. Хастаханәбезгә быелның августына кадәр гөмбәдән зыян күргән 3 кеше мөрәҗәгать итте инде. Аларны агулы гөмбә, ялган баллы гөмбә белән агуланган дигән шиккә алдык, һәркайсы стационар рәвештә дәваланды.
Гөмбәнең ризык буларак файдасы бик аз. Кеше өчен аның кыйммәте еш кына тәмле булуында. Гөмбәле аш-боламыкларда күпмедер күләмдә аксым, витаминнар, микроэлементлар бардыр да, әмма гөмбә һәр организм өчен кирәкле чын аксым, май һәм углеводларны алмаштыра алырдай ризык түгел. 14 яшькә кадәр балаларга гөмбәне ашарга ярамый. Аларның ашказаннарында бу авыр ризыкны эшкәртә алырлык ферментлар юк әле. Шулай ук авырлы хатын-кызларга да гөмбә ашаудан тыелып торырга кирәк.
Язманы Нурисә Сәгъдиева һәм Әдилә Борһанова әзерләде
Комментарийлар