Химик алгарыш
Түбән Камада «Заманча белем бирү шартларында химия белеме: стратегияләр, өстенлекләр һәм бурычлар» шигаре астында республика химия мөгаллимнәре форумы узды. Көн кадагында – заман таләбеннән чыгып химия фәнен укыту, нефтехимия тармагында эшләүче белгечләр әзерләү һ.б. мәсьәләләр. Мондый эшлекле чара оештыру башлангычы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыккан иде.
Яшь химиклар
Форумда мәктәп укытучыларыннан тыш, югары һәм махсус уку йортлары педагоглары, галим-химиклар, химия тармагы предприятиеләре вәкилләре – барлыгы 450 дән артык делегат катнашты. Чараның Түбән Камада һәм аның технология институты базасында узуы химия фәнен укытуның, яшьләрне эш белән тәэмин итүнең ни дәрәҗәдә оештырылуын күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу иде. Бу бик уңышлы сайланган мәйданчык булды. Катнашучылар арасында хәтта балалар бакчасына йөрүче «яшь химиклар» да булды. Алар тәрбияче апалары белән бергә күргәзмә эшендә катнашты, эшче һөнәрләр, химия белән бәйле кызыклы тәҗрибәләр күрсәтте.
45 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре балаларны «Полимерлар заводы», «Яфракларны эшкәртү», «Көнкүреш приборлары – безнең ярдәмчеләр» темасына проект эшләренә җәлеп иткән. Алар «Химик анализ лаборанты», «Төзү-инженерлык эше», «Программалаштыру» компетенцияләре буенча конкурсларда да катнашкан. 94 нче балалар бакчасында «Яшь тикшеренүчеләр лабораториясе» уңышлы эшләп килә. Берничә ел элек әлеге оешма базасында укучыларның «Яшь мастер» чемпионаты узды, бу эшче һөнәрләргә карата кызыксыну бала чактан ук формалаштыруның бер чагылышы да әле. Кызыклы һөнәрләр белән таныштыру мавыктыргыч шөгыльләр аша алып барыла.
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин: «Форумның максаты – химия фәнен укыту һәм балаларда фәнгә карата кызыксыну уяту. Химия укытучыларына ярдәм итү, махсус грантлар бирү, укытучы һөнәренең абруен күтәрү өстенлекле бурыч булып тора. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча яңа уку елында мәктәпләрдә дәресләр физика-химия алгарышы темасына сөйләшүдән башланачак. Балаларда химия фәненә булган кызыксынуны мәктәптән, балалар бакчасыннан ук башларга кирәк», – дип белдерде.
Химик элементлар белән... исем язу
Бала чакта кабынган очкын ялкын булып дөрләсен өчен, яшьләр киләчәктә кем булачакларын, нинди юнәлештә эшләячәкләрен белеп үсәргә тиеш. Татарстан нефть һәм эре нефть химиясе предприятиеләре белән дан тоткан төбәк буларак, партнёр-компанияләр бу юнәлештә максатчан эш алып бара. «Нефтекамскнефтехим» акционерлык җәмгыяте вәкиле Елена Журавлёва әйтүенчә, Түбән Камада балалар бакчаларын, мәктәпләрне һәм экология-биология үзәген үз эченә алган белем бирү кластеры эшләп килә. «СИБУР. Полимерлар йорты» күргәзмәсен бүгенге көндә 12 мең кеше караган, аларның күпчелеге химия белән кызыксынучы яшьләр икән. Сүз дә юк, моның чишмә башында химия укытучылары тора. Форумда катнашкан укытучылар да әлеге күргәзмә белән танышты, аны зурлар һәм балалар өчен дә бик кызыклы, файдалы итеп эшләгәннәр.
Түбән Камадагы 35 нче лицейдан Россиянең атказанган укытучы, 40 елдан артык балаларга химия фәненнән белем бирүче Ирина Хомякова да бу хакта әйтеп үтте. «Монда мәктәп программасына кермәгән бай мәгълүмат туплап кайтырга була, БДИга әзерләнгәндә, алар бик кирәк», – диде ул. Һәм форумда катнашучыларга интеллектуаль уенга нигезләнгән осталык дәресе күрсәтте. Балалар ни өчен бу дәресне көтеп ала? Чөнки монда аларның фикерләү сәләте үсә, укучы үзен галим-тикшеренүче итеп хис итә. Фәнгә карата кызыксыну арта, теория практика белән ныгытыла. Укучы химик элементларны тиз истә калдырсын өчен, аңа үз исемен язарга, әйтик, B U La Ti…, тәкъдим итәм, – диде Ирина Хомякова.
Укытучы белән диалог
Форумның практик өлешендә югары квалификация категорияле һәм яңа эшли башлаган талантлы химия укытучылары – 38 нче гимназиядән икътисад фәннәре кандидаты Оксана Нуруллина, 32 нче гимназиядән Елена Вәлиева, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядән Лидия Клюге, «Адымнар–Түбән Кама» күптелле гимназиясеннән яшь белгеч Миләүшә Гыйләҗетдинова мастер-класслар күрсәттеләр. КНИТУ укытучысы, химия фәннәре кандидаты, химиядән БДИ нәтиҗәләрен тикшерү буенча региональ комиссия рәисе Станислав Борисевич «Укытучы белән диалог: химия буенча БДИ нәтиҗәсенә анализ, ничек итеп югары балл җыярга» дигән темага, КФУның Бутлеров исемендәге Химия институты галиме, химия фәннәре докторы, химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы жюри комиссиясе рәисе Игорь Седов «Татарстан химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында» дигән темага чыгыш ясады.
– Бездә химия укытучылары бик көчле, алар форумда коллегаларына семинар үткәрделәр, мастер-класслар күрсәттеләр. Авыл мәктәбеннән килгән химия укытучысы да үзенә файдалы материаллар җыеп, тәҗрибә туплап кайтып китәрлек булсын дигән теләк бар иде. Түбән Камада мәктәп укучылары фән олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясый, Бердәм дәүләт имтиханнарын елдан-ел югары баллга тапшыручы укучыларыбыз саны арта.
Узган ел 35 нче лицейдан 8 укучы имтиханда 100 балл җыйды. Уку сыйфатын күтәрү максатында кластерлар булдырдык, аңа 12 мәктәп керде. Форумның төп максаты, әлбәттә, укучылар арасында химия фәнен популярлаштыру иде. Химия ул безнең әйләнә-тирәбезне, тормышыбызны уратып алган. Әлеге чараны үткәрүдә безгә «СИБУР» ширкәте, үзебезнең югары уку йортлары ярдәм итте. Һәм бу форумда Түбән Кама шәһәрен Россиянең химия башкаласы итү, мондый чараны киләчәктә ил күләмендә үткәрергә кирәк дигән максат куелды. Һәм партнёрларыбыз белән берлектә бу эшне башкарып чыгачагыбызга ышаныч зур, – диде Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин.
– Түбән Кама шәһәрендә 5 ел элек булса, мондый масштабтагы форумны үткәрергә мөмкинлекләр булмас иде. «Түбәнкаманефтехим» предприятиесе шушы еллар эчендә бик нык үзгәрде, аңа капиталь ремонт ясалды, кадрлар әзерләү үзәге – СИБУРИНТЕХ барлыкка килде. Бездә хәзер яшьләр, студентлар һәм биредә эшләүче хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өчен барлык шартлар булу куандыра, – диде Түбән Кама муниципаль район җитәкчесе Радмир Беляев, форумда чыгыш ясап. – «СИБУР» ширкәте өзлексез белем бирүгә – балалар бакчаларыннан башлап, махсус урта уку йортларына һәм шәһәрдәге химия-технология институтына да ярдәм итеп тора. Һәр шәһәргә СИБУР кебек партнёрлар насыйп итсен, алар ярдәмендә шәһәребездә бик күп социаль проектлар гамәлгә ашырыла, алга таба планнарыбыз тагын да зурдан.
Һөнәри юнәлеш бирү буенча бердәм модель
Н.В. Лемаев исемендәге нефтехимия һәм нефть эшкәртү көллияте директоры Айдар Фаретдинов «СИБУР» ширкәтенең мәгарифне үстерүгә, үзе җитәкләгән белем йортына грантлар, укытучыларга өстәмә хезмәт хакы белән ярдәм итүе, шуның белән башкаларга үрнәк булып торуын әйтеп үтте. Көллият студентларына 3 нче курста укыганда ук эшкә урнашырга мөмкинлек бирелә. Башка вузларны тәмамлаучылар белгечлекләре буенча эш табалмыйча йөргәндә, Түбән Кама яшьләре өчен мондый мөмкинлекләр гадәти күренешкә әйләнеп бара. Нефтехимия тармагында эшләү өчен белгечлек, югары һәм махсус белем алганчы, мәктәптә химия фәнен төпле үзләштерү һәм булачак һөнәр белән танышу таләп ителә. 2023 елдан башлап мәктәпләрдә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча бердәм моделе эшләнгән. 8 нче сыйныф укучылары «Һөнәрләр дөньясында» һәм 9 нчылар «Һөнәргә кереш» курсларын өйрәнәләр. Программа «Мәктәп – урта һөнәри белем – предприятие» юнәлешен күздә тотып төзелгән. «Кванториум» балалар технопаркы бу муниципаль программаны гамәлгә куючы һәм аны даими хәрәкәттә тотучы оешма буларак, үсеп килүче яшьләрнең һәм ата-аналарның абруен казанган. Башта балалар үзләрен кызыксындырган һөнәр белән теоретик яктан, аннары предприятиегә ясалган экскурсияләр вакытында якыннан танышалар. Укучы балалар махсус уку йортларына, вузга укырга киткәнче, аны тәмамлагач кайда, кем булып эшләячәген алдан белеп тора. Е.Н. Королёв исемендәге Түбән Кама политехника көллияте базасында 10 бала ике белгечлек буенча 216 сәгать укыган. Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә 8 нче сыйныфтагы 100 бала «СИБУР» ширкәте хисабына 8 төрле белгечлек буенча укыган. «Уңыш» республика программасы кысаларында әлеге көллият, 12 мәктәп, 2 өстәмә белем бирү оешмасы, 10 балалар бакчасы, һөнәргә өйрәтү, эшкә алу буенча СИБУР белән килешү төзегән. Болардан тыш, мәктәпләр һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары «Татнефть» компаниясе грантын алып тора. Шуның исәбенә «Н.В. Лемаев исемендәге олимпиада», «ХимикУм» дип аталган уен-ярышлар үткәрелә. Аңа хәзер Алабуга, Менделеевск шәһәрләрендәге яшь химиклар да кушылган. Түбән Кама муниципаль районы укучыларының уңышлары химия укытучыларын, мәктәп директорларын да сокландырды. Химия буенча БДИны тапшырган укучылар тотрыклы рәвештә югары балл җыя, быелгы күрсәткечләр дә, ил күләмендәге нәтиҗәләр белән чагыштырганда, 10 баллга югары, 4 укучы 100 баллга тапшырган, 11 укучыга бу йөзлеккә керергә тагын 1–3 балл гына җитми калган. Шул ук вакытта төрле фәннәрдән йөз баллга тапшыручылар саны 118 гә җиткән, 4 укучы химия буенча халыкара олимпиадада җиңүгә ирешкән. 35 нче лицей укучысы Менделеев исемендәге халыкара олимпиадада һәм Прагада узган 50 нче халыкара олимпиадада ике тапкыр җиңүче булган. Укучылар, «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатында катнашып, «Лаборатор химик анализ», «Су технологияләре», «Сакчыл производство» компетенциясендә региональ этапта җиңү яулаганнар, халыкара фәнни эзләнү конкурсларында, «Һөнәрләр дөньясында» республика фестивалендә «Яшь химик» номинациясендә уңышка ирешкән.
Боларның барысы да мәктәпләрдә химия фәнен укыту югары дәрәҗәдә алып барылуын күрсәтеп тора. Химияне белми торып, химик алгарышка ирешеп булмый, моны Түбән Кама мәктәпләрендә укучы һәр бала белеп үсә.
Фотолар Түбән Кама мәгариф идарәсе архивыннан
Комментарийлар