Ленинград блокадасы
(10 нчы сыйныфта тарих дәресе)
Фәридә САДРИЕВА,
Лаеш районы,
Кече Елга урта мәктәбенең
I квалификация категорияле тарих укытучысы
Дәрес тибы: яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту.
Максат:
– укучыларны Бөек Ватан сугышының халык өчен иң авыр чоры –Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру;
– ватанпәрвәрлек, үз илең, үз халкың өчен горурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
II. Белемнәрне актуальләштерү
Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Бүген безнең дәрес Бөек Ватан сугышындагы иң кайгылы чорына багышланыр.
Сугыш ул – бик куркыныч нәрсә,
Кан ул, ут ул, үлем, яралар...
Күз яшьләре, кайгы, ачлык,
Тол аналар, ятим балалар...
(Метроном тавышы.)
Укытучы. Укучылар, бу нинди тавыш? (Җаваплар.)
Әйе, укучылар. Бу – Бөек Ватан сугышы чорында кулланылган метроном тавышы. Ленинград халкына һава тревогасын белдерү өчен дә кулланылган ул. Димәк, без бүген дәрестә нинди вакыйга турында сөйләшербез? (Җаваплар.)
Әйе, Ленинград блокадасы турында.«Блокада» сүзе нәрсәне аңлата ул, укучылар? (Җаваплар.)
Укытучы. Дөрес, укучылар. Блокада ул – камалышта калу.
Бөек Ватан сугышының 79 нчы көнендә, ягъни 1941 елның 8 сентябрендә, немец фашистлары, Ленинград шәһәрен чолгап алып, аны илебезнең башка төбәкләре белән элемтәсен өзгән.
Шәһәр өчен авыр көннәр башланса да, завод-фабрикалар, оешмалар эшләвен дәвам иттергән. 12 сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит – 30 –35 көнгә, май –45, шикәр 60 көнгә генә җитәрлек, ташкүмер, бик саклап тотканда да ноябрьгә, сыек ягулык сентябрь ахырларына кадәр генә җитәрлек калган була. Ләкин алда 29 ай, 900 көн ачлы-туклы һәм салкыннар булачагын беркем күз алдына да китерми әле. Карточка системасы буенча кертелгән азык-төлек нормалары көн саен кими барган. Икмәккә көнлек норма 125 граммга калган.
Тора-бара шәһәрдә ягулык запаслары бетә. Өйләрдә электр уты сүнгән. Эчәр суга көннәр буе чират торганда, ач, хәлсез кешеләр баскан җирендә егылып үлгәннәр. Шундый авыр шартларда да кешеләр Җиңү өчен бөтен көчләрен биреп тырышканнар.
Блокадада калучылар арасында балалар да күп булган. Хәзер мин сезгә, укучылар, Таня Савичева исемле кызның көндәлеген укып китәм.
«Женя 1941 елның 28 декабрендә көндезге сәгать 12 дә үлде. Әбием 1942 елның 25 гыйнварында көндезге сәгать 3 тә үлде. Лека 1942 е елның 17 мартында иртәнге сәгать 5 тә үлде. Вася абый 1942 елның 13 апрелендә төнге сәгать 2 дә. Лёша абый 1942 елның 10 маенда көндезге сәгать 4 тә. Әни 1942 елның 13 маенда иртәнге 7.30 да. Савичевлар үлделәр. Барысы да үлде.Таня үзе генә калды».
Нинди аяныч язмышлар, укучылар. Ул чорда илебез халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен төрле чаралар уйлый. «Тормыш юлы» дигән сүзне ишеткәнегез бармы, укучылар? Әйдәгез, шул турыда ролик карап алыйк әле!
(«Блокада Ленинграда». Видеоролик карау.)
Укытучы. Сугышка кадәр Ленинградта 3 млн 421 мең кеше яшәгән. Блокада елларында шуның 1,5 миллионы үлгән. Һәм 1944 елның 27 гыйнварында, 900 көннән соң гына Ленинград блокадасы өзелә. Шушы блокаданы өзүдә катнашкан сугышчыларга Ленинградта һәйкәл куела. «За оборону Ленинграда» медале тапшырыла.
Укытучы. Укучылар, Ленинград өчен барган сугышта безнең дә авылдашларыбыз катнаша. Шуларның берсе – авиация майоры Беляев Нургали бабагыз. (1 нче слайд)
Беляев Нургали, сугыш башланганда, Ленинград өлкәсендә хезмәт иткән. Хәрби кеше буларак, ул беренчеләрдән булып фашист илбасарларына каршы көрәшне 7 нче авиадивизиянең десант-парашют хезмәте командиры вазифасында башлый. Тыныч өйрәнүләрдә тупланган сугышчан чыныгу Бөек Ватан сугышы елларында аңа бик кирәк була. Нургали абый очкан авыр ТБ-3 бомбардировщигы барлык фронтларда да була. Бигрәк тә камап алынган Ленинградның хәле авыр була. Ул аларга туклану продуктлары, медикаментлар ташый. Ныклык, батырлык, оешканлык күрсәтеп сугыша белгәне өчен, Беляев Нургали Ленинград, Мәскәү, Сталинград оборонасы өчен медальләре белән бүләкләнә. Партизан Ковпак урнашкан районга 12 кешене төшерү буенча төгәл штурман расчёты өчен ул Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
III. Белемнәрне ныгыту
Укытучы. Ә хәзер, укучылар, белемнәребезне ныгытып, «Даталарны истә калдыр» уенын уйнап алабыз. Мин сезгә даталар язылган слайдлар күрсәтәм, сез җавап бирерсез.
1 нче слайд.1941 ел 8 сентябрь (Ленинград блокадасы башланган көн)
2 нче слайд. 872 (Блокада вакыты)
3 нче слайд. 250 – 125 (1941 елда бер кешегә бирелгән икмәк нормасы)
4 нче слайд. 30 км («Тормыш юлы»)
5 нче слайд. 1944 ел 27 гыйнвар (Блокаданы өзү)
IV. Рефлексия. Бәяләү
Укучылар, бүгенге дәрес сезнең күңелдә нинди хисләр уятты? Менә минем кулымда ачкыч. Шушы ачкыч белән без күңелебездә булган хисне ачыйк. Мин үземдә икмәкне олылау хисен яңартам.
(Укучылар: Туган илне ярату... Өлкән буынны кадерләү...һ.б. дип җавап бирәләр.)
V. Өй эше
1. Иҗади бирем.«Ленинград. Икмәк» темасына эссе язарга.
2. Дәреслек. 30 параграф, хронология.
Укытучы. Укучылар, безнең барыбызның да теләге бер: дөньялар тыныч, күгебез аяз, киләчәгебез якты булсын!
Фото: culture.ru
Комментарийлар