17 июль 2025 яңалыклары
-
Татарстан Рәисе спорт Кубогы хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарны җыя
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында Татарстан Республикасы Рәисенең спорт Кубогына чаралар 19 июль көнне йөзү ярышыннан башланып китәчәк. Әлмәт шәһәренең «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексы, чара уңаеннан, утыздан артык катнашучыны үзенә җыярга әзерләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Журналистлар белән очрашуга Татарстан Республикасы спорт министрының урынбасары Илдар Садриев, республикада «Ватанны саклучылар» фонды җитәкчесе Гүзәл Удачина һәм хәрби операция ветераны, ТР Рәисе спорт Кубогы ярышлары катнашучысы Әнвәр Мөхәммәтҗанов килде.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы утырышында ФДББСның телләр турындагы үзгәреше хакында сөйләде
Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туган телләрне укытуга һәм «туган телләр» терминын «Россия халыклары телләре»нә үзгәртүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелгән документ Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан игътибар белән өйрәнеләчәк. Бу хакта Дәүләт Советының 11нче утырышында аның Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләрендә телләрне өйрәнү сәгатен саклау үтенечен җиткерде
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы РФ Мәгариф министрлыгын республика мәктәпләрендә телләрне өйрәнү сәгатен саклау үтенечен җиткерде. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының 11нче утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».