Татарстан Рәисе спорт Кубогы хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарны җыя
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында Татарстан Республикасы Рәисенең спорт Кубогына чаралар 19 июль көнне йөзү ярышыннан башланып китәчәк. Әлмәт шәһәренең «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексы, чара уңаеннан, утыздан артык катнашучыны үзенә җыярга әзерләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Журналистлар белән очрашуга Татарстан Республикасы спорт министрының урынбасары Илдар Садриев, республикада «Ватанны саклучылар» фонды җитәкчесе Гүзәл Удачина һәм хәрби операция ветераны, ТР Рәисе спорт Кубогы ярышлары катнашучысы Әнвәр Мөхәммәтҗанов килде.
Татарстан спорт министрының урынбасары Илдар Садриев әйтүенчә, бу чара «Татарстанда җәй» Республика программасы кысаларында үткәрелә, аның төп максаты – иң элек тыныч тормышка кайткан хәрби операция ветераннарын адаптацияләү. Шул ук вакытта ярышларда бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучылар да үз көчләрен сыный ала. «Бүген хәрби операция ветераннарын тыныч тормышка кайтаруда спортның өлеше зур», ‒ дип ассызыклады «Ватанны саклучылар» фонды җитәкчесе Гүзәл Удачина да. Аның сүзләренчә хәрбия операция ветераннарын спортка җәлеп итү мөһим, бу аларны тыныч тормышка адаптацияләүдә иң нәтиҗәле ысул. Район, шәһәр җирлекләрендә яраланып инвалидлык алган ветераннар белән махус тренерлар шөгыльләнә. Төрле спорт төрләре буенча оешкан командалар илкүләм ярышларга чыгалар. Мисал өчен, слендж-хоккей буенча тупланган республика командасы озакламый Түбән Новгородта узачак ярышта катнашачак («Ватанны саклаучылар» фондының ярдәм чаралары турында тулырак (язмага ссылка).
Аның сүзләрен матбугат очрашуына килгән хәрби операция ветераны Әнвәр Мөхәммәтҗанов та куәтли. «Моңа кадәр спорт белән шөгыльләнгәнем юк иде. «Ватанны саклаучылар» фонды җәлеп итте. Татарстан Рәисе спорт Кубогына узачак ярышларда ату һәм ишү буенча катнашачакмын. Мондый чараларда ветераннар күбрәк катнашсын иде», ‒ диде ул.
Чара ике этапка бүленә. Беренче этап ярышлары июль-август айларында узачак. 19 июльдә Әлмәт шәһәрендә йөзү, 2 августта Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә өстәл теннисы, 9 августта Казанда нардлар, шулай ук Яр Чаллыда (әлегә датасы билгесез) армреслинг буенча бәйгеләр оештырылачак. Икенче этап исә август ахыры–сентябрь башына туры килә. Татарстан шәһәрләре һәм район командалары арасында ярышларның финал өлеше сентябрьдә узачак, датасы тәгаенләнәчәк.
Фото "Ватанны саклаучылар" фонды архивыннан алынды
Комментарийлар