Логотип Магариф уку
Цитата:

«Казанга гашыйк бул» бәйгесенең гариза кампаниясе озайтылды

«Казанга гашыйк бул» иҗади бәйгесенең гариза кампаниясен 30 апрельгә кадәр озайттылар.

Конкурста 14 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары катнаша ала. Катнашучыларга Казан мәдәниятен чагылдыра торган эшләр җибәрергә кирәк. Мәсәлән, башкаланың ничек үсеш алуы, шулай ук шәһәр халкының яшәү рәвешен чагылдырган иҗат җимешләре. Эшләр фотография, видео яки мәкалә форматында булырга мөмкин. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә башкарма комитетының туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

Эшләр дүрт номинация буенча бәяләнә: «Казан турында иң яхшы видеоролик», «Казан турында иң яхшы видеоролик. Команда», «Иң яхшы фотоэш», «Казанда туризм турында иң яхшы мәкалә». Аларның һәркайсында катнашучыдан бер генә эш кабул ителә. Шул ук вакытта проект элек беркайда да бастырылмаган булырга тиеш.

Конкурсның гомуми бүләкләү фонды 670 мең сум тәшкил итә. Лауреатлар номинациягә карап 50 дән 150 мең сумга кадәр алачак. Гариза бирергә һәм конкурс турында тулы мәгълүматны проект сайтында белергә мөмкин.

Фото: Денис Гордийко

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ