2025 елда БДИ тапшыруга гаризалар язу 1 февральдә тәмамланачак
2025 елда БДИ тапшыруга гаризалар язу 1 февральдә тәмамланачак, дип хәбәр итәләр Рособрнадзорда.
Агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары гаризаны үз мәктәпләрендә бирә алачак. Экстерн белән тәмамлаучылар дәүләт аккредитациясе булган теләсә кайсы мәктәптә, ә узган елларны мәктәп тәмамлаучылар төбәк министрлыгы (яшәү урыны буенча мәгариф бүлеге/идарәсендә) билгеләгән урыннарда бирергә мөмкин.
Гариза бирү өчен укучыга паспорт һәм СНИЛС кирәк. Әгәр унберенче сыйныф укучысы үзе килә алмаса, документларны тапшыру хокукы ата-аналарга яки ышанычлы кешегә күчә.
Фото: «Татар-информ»
Комментарийлар