КФУда укучыларның Н.И. Лобачевский исем. Х Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак
КФУ Укучыларның Н.И. Лобачевский исем. Х Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашырга чакыра. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара ике этапта узачак: сайлап алу — 2025 елның 13 гыйнварыннан 10 февраленә кадәр (тикшеренү эшләрен кабул итү). Ә йомгаклау этабы 2025 елның 28-30 мартында узачак, анда катнашучылар үз проектларын Казанда КФУ мәйданчыгында яклаячак.
Конференциядә 4-11 сыйныф укучылары, шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләрнең 18 яшькә кадәрге студентлары катнаша ала.
Конференциянең эксперт советлары составында КФУның әйдәп баручы галимнәре һәм белгечләре дә бар.
Иң яхшы уңышлар күрсәткән катнашучылар II, II һәм III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнәчәк. Аларның тезислары конференциянең йомгаклау җыентыгында бастырылачак.
Фото: prepschool.kpfu.ru
Комментарийлар