Кайда чаңгы шуарга?
Кыш күрке – чаңгы. Әйдәгез, чаңгыда шуарга! Түбәндәге адреслар буенча Казандагы чаңгы шуу урыннарын барлыйбыз. Барыр алдыннан эш сәгатьләрен белешеп бетерү мөһим.
Вахитов районы
Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы – көн саен
Идел буе районы
Имәнлек (Дубравная) урамы, 2 адресы буенча урнашкан чаңгы базасы – эш көннәрендә 10.00-16.00, ялларда 9.00-16.00 сәгатьләрдә
Тынычлык бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы – көн саен 9.00-21.00
Имәнлек урамы, 23а адресы буенча урнашкан чаңгы прокаты көн саен 9.00-21.00
Яңа Савин районы
«Җиңү» паркы – көн саен 10.00-22.00
Авиатөзелеш районы
«Крылья Советов» паркы – көн саен
«Мотор» спорт комплексы (Ленинградская урамы, 26) – дүшәмбе-шимбә 19.00-20.00, якшәмбе – 11.00-18.00.
Совет районы
Кышкы спорт төрләре буенча «Барс» спорт мәктәбе (Дәрвишләр бистәсе, Тынычлык урамы, 67а) – Сишәмбе-җомга -12.00-19.00, ялларда 10.00-19.00
«Спектр» спорт мәктәбе (Парковая урамы, 27а) – көн саен 8.00-19.00
Горки-Әмәт урманындагы спорт базасы (Җиңү проспекты, 69) – эш көннәрендә 10.00-20.00, ялларда 9.00-20.00.
«Чебакса« торак массивы – ялларда 10.00-20.00
Киров районы
Аккош күлендә «Динамо« базасы – сишәмбе-якшәмбе 9.00-17.00
«Локомотив» стадионы (Футбольная урамы, 1) – көн саен 9.00-21.00
«Солнечный» ял базасы (Г.Шоссе урамы, 102) – көн саен 9.00-17.00
Комментарийлар