Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучылары нейрочелтәрне куркынычсыз куллану нигезләренә өйрәнәчәк

Чираттагы «Цифр дәресе» кысаларында Татарстан мәктәп укучыларын нейрочелтәрләрне куркынычсыз куллану нигезләренә өйрәтәчәкләр.

Әлеге уку елында «Цифр дәресе» Россия мәктәпләрендә 13 гыйнвардан 2 февральгә кадәр узачак. Дәрес интерактив бирем-тренажерлардан тора. Аны үткәрү өчен видеолекция, методик материаллар һәм тренажерлар урокцифры.рф сайтында урнаштырылачак. 

Башлангыч сыйныф укучылары ясалма фәһемгә гади сораулар бирергә өйрәнәчәк, 5–9 нчы  сыйныф укучылары нейрочелтәр алгоритмнары нигезләренә төшенәчәк, ә өлкән сыйныф укучылары ясалма фәһем ярдәмендә ботлар ясап карый алачак. 

Фото: Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ