Камал театрының яңа бинасы 20 гыйнварда ачылачак
20 гыйнвар көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы тантаналы рәвештә ачылачак.
Театр ачылышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия мәдәният министры Ольга Любимова, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашачак.
Яңа бинаның беренче чарасы — ТР мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы.
Фото: ТР шәһәрләрен үстерү институты
Комментарийлар