Логотип Магариф уку
Цитата:

15 февральгә кадәр Габдулла Тукай премиясенә гаризалар кабул ителә

Быел ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе җәмгыять тарафыннан танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган, аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада - цирк, кино сәнгате әсәрләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә, дип хәбәр итә ТР мәдәният министрлыгы.

Җиңүчеләргә Лауреат исеме бирелә, акчалата бүләкләү, диплом, лауреатның мактау билгесе һәм аңа таныклык тапшырыла.

Премия, гадәттәгечә, Габдулла Тукайның туган көнендә, 26 апрельдә, тапшырыла.

Фото: ТР мәдәният министрлыгы сайты

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ