5,7 меңнән артык студент транспортта йөрүгә грант алачак
Быел Татарстанда 5,7 меңнән артык студент транспортта йөрүгә грант алачак. Грант күләме муниципаль берәмлеккә бәйле: Казан өчен бу 11 мең сум, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабуга районнары өчен — 10 мең сум, калган районнар өчен — 8 мең сум.
– Транспорт гранты – Татарстан студентларына ярдәм итүнең мөһим һәм кирәкле чараларының берсе, – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Ул әлеге грантка социаль ярдәмгә мохтаҗлар гына түгел, ә укуда һәм иҗтимагый тормышта үзен аеруча күрсәткән студентларның дә дәгъва итә алуын ассызыклады.
«Транспорт гранты» - Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларында көндезге бүлектә укучылар арасында транспорт хезмәтләре өчен түләүгә грантлар алучыларны сайлап алу буенча конкурс.
Фото: ТР студентлары лигасы сайты
Комментарийлар