Сергей Есенин Казанда - яңа күргәзмә!
31 гыйнварда Татарстан Милли музее филиалы– Горький һәм Шаляпин музеенда Сергей ЕсенинДәүләт музей-тыюлыгыннан «Сергей Есенин: «Мин иң яхшыга ышанырга телим...» күргәзмәсе эшли башлый. Проект шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышланган.
Бу ике әдәби музейның – Казандагы Горький һәм Шаляпин музее һәм Рязан өлкәсендәге шагыйрьнең туган авылы КонстантиноводагыСергей Есенин музей-тыюлыгының беренче уртак күргәзмәсе. Күргәзмә Сергей Есенинның биографиясен һәм иҗатын ача һәм аның Константиново авылы белән бәйләнешен ассызыклый.
«Казанда тәкъдим ителгән проектның үзенчәлеге бар. Бу Сергей Есенин һәм Максим Горькийның, ике дусның һәм көрәштәшләрнең яңа символик очрашуы. Аларның реаль тормышта очрашуларына без зур булмаган махсус бүлек багышладык,–дип сөйли Горький һәм Шаляпин музее мөдире Марианна Гаврилова. –Анда без Горький белән бәйле предметларны, мәсәлән, безнең тупланмадан «Летопись» журналының 1916 елның февраль санында Горький редакциясендә чыккан раритет чыгарылышын күрсәтәбез. Анда Есенинның «Чәчүлекләр корыган» («Заглушила засуха засевки…») шигыренең беренче басмасы басылып чыккан.
Күргәзмә мәйданының беренче өлеше – «Константиново авылы шагыйренең Туган иле тарихы» – шагыйрьнең илһам чыганагы. Биредә ХХ гасырның беренче яртысындагы авыл фотосурәтләре, шагыйрьнең һәм аның якыннарының шәхси әйберләре, исән чактагы шигырь җыентыклары, аның кече ватанына багышланган рәсем эшләре булачак.
Икенче өлешештә беренче шигырьләре һәм «Радуница» җыентыгы язылуга багышланган. Предметлар арасында: 1910 еллар башында басылган шигырьләрнең кулъязмалары, Сергей Есенинның шул чорның танылган әдәбиятчылары белән фотосурәтләре, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында армиядә хезмәт итүе.
Өченче өлеш – «Китеп баручы Русь» революция вакытында һәм аннан соң авылның үзгәрүен, Есенинның шигъри җавапларын, революцион поэмаларның автографларын, авторның исән чактагы шигырь китапларын һәм коллектив җыентыкларын, шул чор фотографияләрен тәкъдим итәчәк.
Шагыйрь тормышының дүртенче этабы – «Мин беркайчан да Босфорда булмадым» – ул 1924 елда Кавказ арты шәһәрләре буйлап сәяхәте турындагы хикәя. Кавказда булганда «Анна Снегина», «Минем юлым», «Батум» автобиографик поэмалары, «Фарсы мотивлары» циклы – барлыгы 70ләп әсәр язылган.
«Совет Русе» дип аталган йомгаклаубиографик бүлеге авылның яңа тормышына багышланган, ул анда озакка сузылган чит ил сәфәреннән соң кайта. Күргәзмәне Константиновода Сергей Есенин музей-тыюлыгын булдыру турындагы хикәя тәмамлый.
Күргәзмә 16.00 сәгатьтә ачыла, чарага керү ирекле.
Күргәзмә 2 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Фото: С.А. Есенин Дәүләт музее-тыюлыгыннан
Комментарийлар