Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Саннар дәресе» үтте

22 гыйнвар көнне Казанның 187 лицеенда укучылар өчен «Киберкуркынычсызлык һәм ясалма интеллект» дип аталган дәрес үтте. Бу «Саннар дәресе» («Урок цифры») бөтенроссия белем бирү проектының 2025 елдагы тәүге чарасы.

Танылган Касперский лабораторияләре халыкара компаниясе вәкиле Андрей Грузинов мәктәп укучыларын киберкуркынычсызлык өлкәсендәге нечкәлекләр, ясалма акыл эшчәнлеге белән таныштырды. Балалар гаҗәеп активлык белән белгечнең сорауларына җавап бирделәр, үзләре дә мәгълүмат куркынычсызлыгы турында кызыксындылар, бүләкле булдылар.

«Саннар дәресе» проекты Россия Федерациясенең Саннар министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, илнең алдынгы технология компанияләре белән берлектә эшләүче «Цифрлы икътисад» комерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәмендә җиденче тапкыр гамәлгә ашырыла. Ул «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» Милли программасы кысаларында уза. Татарстан бу юнәлештә иң күп дәрес үткәргән төбәкләр рәтендә.

Мәктәп укучылары «Саннар дәресе»нең махсус сайты ярдәмендә виртуаль тренажерларда шөгыльләнә. Алар төрле темалар буенча мәгълүмат туплап, видеодәресләр белән танышып кына калмыйча, биремнәр үти. Мисал өчен, дәресләрнең берсендә компьютер куркынычсызлыгына зыян салырга мөмкин булган билгеләрне танырга өйрәнә. Сайтта мәктәп укучылары гына түгел, укытучылар, хәтта ата-аналар да белем эсти ала. 2024 елда «Саннар дәресе» мөмкинлекләреннән 21,4 миллион кеше кулланган.

Шулай ук проект мәктәп укучыларын замана технологияләре, цифрлы җайланмаларда мәгълүматны яклау, мәгълүмат куркынычсызлыгы һәм смартфоннар өчен саклану чаралары, аларны уйлап табучы белгечләр эшчәнлеге белән таныштыра. Мондый тематик дәресләр үсеп килүче буын өчен IT өлкәсендә әйдәп баручы һөнәрләр, мәгълүмат технологияләренең төрле юнәлешләре турында белем алу өчен дә файдалы, ди белгечләр.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ