5–11 нче сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәчәкләр
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына 5–11 нче сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү турында закон проекты кертелде.
Закон проекты нигезендә федераль бюджет чыгымнары елына 40 млрд сумга якын тәшкил итәргә мөмкин.
Федераль законның үз көченә керүе 2025 елның 1 сентябреннән күздә тотыла. Хәзерге вакытта барлык башлангыч мәктәп укучыларына, ташламалар һәм гаилә кереме нинди булуга карамастан бушлай кайнар туклану бирелә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар