Айсылу Мөхәммәтова «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесе финалында Татарстанны тәкъдим итә
7 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Бурятиядә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы уза. Анда илнең 87 төбәгеннән 120 педагог һәм тәрбияче катнаша.
Татарстан Республикасыннан Казан шәһәре Яңа Савин районы «Ресурс» 146 нчы лицееның туган тел (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Айсылу Мөхәммәтова чыгыш ясый. Ул – «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2025» конкурсы җиңүчесе.
Айсылу Марат кызы «Методик остаханә» конкурс сынавында уңышлы чыгыш ясады. Алда тагын «Дәрес», «Сыйныф сәгате», «Мастер-класс» һәм ачык профессиональ дискуссия көтә.
Йомгаклау этабында катнашучылар өчен конкурс сынаулары гына түгел, экспертлар белән очрашулар һәм бай белем бирү-методик программа да әзерләнгән.
Бөтенроссия һөнәри конкурсы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2022 елда гамәлгә куелган.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
Комментарийлар