Татарстанда Никольский мәктәбе Лев Толстой исемен йөртәчәк
9 сентябрь көнне Лаеш муниципаль районының «Никольский урта гомуми белем мәктәбе»нә рәсми рәвештә Лев Николаевич Толстой исеме биреләчәк.
Бүгенге көндә мәктәптә 345 укучы белем ала, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрнең балалары да бар. Мәктәп үзенең уку программасына рус милли компонентын актив кертүе белән билгеле. Укучылар гомуми фәннәрдән тыш, төрле халыкларның мәдәниятен, көнкүрешен, халык иҗатын, фольклорын, әдәбиятны, телне һәм кулланма сәнгатьне өйрәнәләр. Мәктәптә туган якка мәхәббәт аша гражданлык һәм патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.
Мәктәпкә Лев Толстой исемен бирү очраклы түгел: язучы халык традицияләрен тирән ихтирам иткән һәм аларны үз әсәрләрендә чагылдырган. Ел саен Никольский авылында үткәрелә торган «Каравон» бәйрәме дә шул мәдәни юнәлешне дәвам итә һәм халык мирасының саклануына хезмәт итә.
Лаеш районы Лев Толстойның тормышы белән дә бәйле — бу төбәктә аның туганнары булган Юшковлар гаиләсенең утарлары урнашкан. Язучы бу урыннарда берничә тапкыр булган, һәм бу мизгелләр аның әсәрләрендә дә чагылыш тапкан.
Фото: culture.ru
Комментарийлар