Татар сувенир халык түгел
“Үзебезне сувенир халык итеп күрмибез, – диде мәдәният министры, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренә сылтама ясап. – Иң беренче Татарстан Рәисе безне мәдәни тәңгәллегебезнең югалмавына – үткәнебезне белүебезгә, киләчәккә баруыбызга этәрә”.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән традицион очрашуы вакытында республиканың соңгы биш елында башкарылган гамәлләр турында бәян итте. Һәм татарның сувенир халык булып кына калмавына ишарәде.
Министр тармакның өстенлекләре турында сөйләде: мәдәни тәңгәллекне саклау, «сувенирлык»тан башка массакүләм мәдәниятне үстерү, инфраструктурага миллиардлаган акчалар кертү һәм «Казан – ислам дөньясы башкаласы – 2026» форумына әзерлекне әйтте.
Мәгълүм булганча, күпчелек мәдәни проектлар хәзерге вакытта «Гаилә» милли проекты уңаеннан тормышка ашырыла.
Быел беренче республика патриотик җыр бәйгесе оештырылды. Анда балалар актив катнашкан, яшь буынны тәрбияләүдә мондый чаралар бик мөһим.
– Киләсе елга без капиталь ремонт һәм яңа мәдәният учреждениеләре төзү өчен миллиард сумнан артык федераль акча алачакбыз. Аерым алганда, без республика районнарында дүрт яңа музыка мәктәбе, яңа сәнгать мәктәпләре төзергә планлаштырабыз, – диде министр.
Аның сүзләренчә, мәдәният өлкәсендәге төп бурычларның берсе – кадрларны саклап калу. Хәзер тармак учреждениеләрендә 23,6 меңнән артык кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы 63,8 мең сум тәшкил итә.
Журналистлар белән очрашу вакытында «Пушкин картасы» мәсьәләсе дә күтәрелде. Әлеге проектны камилләштерү буенча Мәскәүдә сөйләшүләр булганын да искәртте министр.
Автор фотолары
Комментарийлар