«Карга буяу» - бу фильм барыбыз турында да!
«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивалендә «Карга буяу» («Нарисованные снегом») фильмы тәкъдим ителде.
- Бу фильм барыбыз турында да! Аның мәгънәсе озак ачыла. Без кайда туабыз, үсәбез, тормышта үзебездән соң нинди эз калдырабыз, ничек хыял-максатларыбызны чынга ашырабыз, үз җиребезгә, халкыбызга ничек карыйбыз, соң чиктә үз-үзебезгә ничек карыйбыз?..
«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивалендә «Карга буяу» фильмын тәкъдим иткәндә, Кама Тамагы районы мәгариф идарәсе башлыгы Елена Гыймадиева әнә шулай дип сөйләде. Ул үзе дә бу картинада катнаша.
Документаль фильм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты тарафыннан төшерелгән. Режиссеры һәм операторы – Әмир Аббясов.
Фильмның исеме Кама Тамагы районыда яшәүче мордва-каратайларының кышкы бер йоласы белән бәйле. Киләсе елга уңыш мул булсын өчен, егетләр кызларны карга батырып, уйный торган булганнар, ягъни кар белән буяганнар. Кар һәм аның эрүе гореф-гадәтләр һәм туган телнең югала баруын чагылдыра. Бу турыда шушы авылда туган 4 ханым сөйли.
Каратайлар – Татарстанда яшәүче мукшыларның этнографик төркеме. Туган телләре – татар теленең каратай сөйләше. Кама Тамагы районындагы Мордва Каратае (Искавыл), Мәсте (бүгенге көндә юкка чыккан), Чымбай, Чыршалан һәм татарлар белән бергә Балтач авылларында яшиләр. Алар аерым мордва кабиләсе түгел, ә татарларның көчле йогынтысына дучар ителгән мукшыларның локаль төркеме булып тора: алар татар телен һәм татар мәдәниятенең күпмедер элементларын кабул итеп, шулай да этник, мукшы үзаңын саклап калганнар. Алар татар телен үзләренең туган теле дип исәпли, ләкин үзенчәлекләре булу сәбәпле, алар аны каратай теле дип атый. Каратайлар православие дине тоталар. Безнең көннәрдә каратайлар мәдәни яктан руслар белән якыная бара, моңа катнаш никахлар да ярдәм итә.
Фильмның авторы РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ренат Абянов тамашачыларга мөрәҗәгатендә Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде һәм нәкъ менә мөфти ярдәме белән Россия халыкларының бай тарихи-этнографик мирасын саклауга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруларын әйтеп узды.
– Мордва-каратайларының тарихы урта гасырларга барып тоташа һәм халыкларның күп гасырлык күршелеге һәм үзара аралашып яшәве үрнәге булып тора. Безнең бурыч — бу истәлекне киләчәк буыннарга җиткерү, — дип сөйләде ул.
Г.Камал театрының директоры Илгиз Зәйниев фильмны шигърияткә тиңләде.
– Ренат әфәнде үзе дә шагыйрь буларак, документаль фильмны да карарга кызыклы, һәр кадрны шигырь юлларыдай интонацияләргә бай, тере итеп сурәтләгән. Телебезнең төрле төсмерләргә бай булуына сокланып карап утырдым. Мондый эшләр безнең бурычыбыз, мәдәниятләрне һәм халыкларны саклап калуга өлеш кертә, – дип билгеләп узды ул.
Сәламләү сүзләрен шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге башлыгы Фәрит Мифтахов, Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов, Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов һәм мордва-каратайлар вәкиле, Кама Тамагы районы мәгариф идарәсе башлыгы Елена Гыймадиева да җиткерде.
Премьераны «Мордва бизәкләре» ансамбле чыгышы бизәде. Фильмны тәкъдим итү чарасы Илдар Ямбиковның мордва-каратайларның көнкүрешенә һәм традицияләренә багышланган «Иллюзия и реальность» дип исемләнгән фотокүргәзмәсе белән тәмамланды.
Фотолар РФ Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаментыннан
Комментарийлар