14 сентябрьдә гаилә фестивале узачак
14 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, «Казан» гаилә Үзәгендә гаилә фестивале узачак. Биредә бай программа күрсәтеләчәк. Казанлылар өчен Алсу, Клава Кока, «Дискотека Авария» төркеме чыгыш ясаячак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев хәбәр итте.
«Киләчәк остаханәсе» дип аталган мастер-класслар территориясе балаларны һәм өлкәннәрне милли мәдәният белән таныштырачак. Биредә милли каллиграфия сәнгатенә, мозаика ясарга, җепләрдән милли панно ясарга, түбәтәйләрне бизәргә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнергә мөмкин булачак.
Бәйрәмнең кульминациясе – зур концерт. Сәхнәгә Россия эстрадасы йолдызлары Алсу, Клава Кока, «Дискотека Авария» төркеме, шулай ук Татарстанның популяр артистлары Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов һәм башкалар чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар