Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары өчен грантлар күләме артты
Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары өчен грантлар күләме арттырылды. Алар 2025 елда бүлеп биреләчәк. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалады, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Физика-математика профиле укытучылары өчен грант күләме – 300 000 сумнан 344 828 сумга, физика-математика профиле яшь мөгаллимнәре өчен – 240 000 сумнан 275 862 сумга, ә физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре өчен 90 000 сумнан 103 448 сумга кадәр артты.
Шунысын да искәртергә кирәк: грант алучыларның саны үзгәрешсез калды. Физика-математика профиле укытучылары – 100 кеше, физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре – 100 кеше, физика-математика профиле яшь педагоглары – 150 кеше.
Татарстан Хөкүмәте грант конкурсын ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән «Физик-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыру кысаларында быел май аенда гамәлгә куйды.
Фото: «Татар-информ»
Комментарийлар