Татарстанның 12 мәктәбе Россиянең иң яхшы белем бирү учреждениеләре исемлегендә
RAEX агентлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларының конкурентлыкка сәләтлелеге буенча ил мәктәпләре рейтингын бастырды. Рейтинг мәктәпне тәмамлаучыларның илебездәге әйдәп баручы югары уку йортларына керүләре турындагы мәгълүматлар нигезендә формалаштырылган.
Топ-300 гә Татарстанның 12 мәктәбе кергән:
– КФУның IT-лицей махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәге;
– 2 нче лицей-интернат;
– 131 нче лицей;
– КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее;
– 26 нчы гимназия (Чаллы);
– Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназия;
– А. С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей;
– «Менеджер» 23 нче урта мәктәп;
–7 нче лицей-интернат;
– 3 нче гимназия (Казан);
– 3 нче гимназия (Зеленодольск);
– Инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча 18 нче урта мәктәп.
Комментарийлар