Казан музейларында булачак профессионаллар җыр суза
Татарстанның Милли музеенда һәм аның ике филиалы – Салих Сәйдәшев музее һәм Боратынский музеенда гыйнварның соңгы ике атнасында музыкаль вакыйгалар узачак.
22 гыйнварда Салих Сәйдәшев музеенда (Горький урамы, 13) опера җырчысы Азат Аббасовның тууына йөз ел тулуга багышланган классик музыка концерты була. Концертта Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал кафедрасы студентлары катнашачак. Чит ил һәм рус композиторларының арияләре һәм романслары, татар академик һәм халык музыкасы яңгыраячак. Музейдагы һәр чарада сакланган традиция буенча Салих Сәйдәшевтә яңгыраячак.
24 гыйнварда Милли музейда (Кремль урамы, 2) «Кытай Яңа елына багышлана!» исемле музыкаль кичә булачак. Казан консерваториясендә укучы кытай студентлары «Өйне сагыну», «Розаның өч теләге», «Сине яратам, Кытай» һ.б. кытай телендә җырлар башкарачак. Концерт «Россия музейларының Кытай коллекцияләре» күргәзмәсендә уза торган махсус программа кысаларында үткәрелә.
30 гыйнварда Боратынский музеенда (Горький, 25/28) гитарачы Кирилл Русиновның концерты була, ул Казанның иң яхшы яшь гитарачыларының берсе, хәзер Себердә яши һәм укыта. Композиторлар Хоакин Родриго, Франсиско Тарреги, Августин Барриос, Хоакин Малатс һәм Матиас Дюплессиның классик гитара өчен әсәрләре яңгыраячак.
Фото: Милли музей матбугат хезмәте
Комментарийлар