Казанда Шәехзадә Бабичны искә алалар
20 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь Шәехзадә Бабичның тууына 130 ел тулуга багышланган ачык лекция оештырыла. Бу хакта ТР Милли музееның матбугат үзәге хәбәр итә.
Лекцияне язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов укый. Чарада Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөгаллиме, филология фәннәре докторы, профессор Ләйлә Минһаҗева һәм университет студентлары катнаша.
Музейда Г. Тукайга һәм аның замандашларына багышланган чаралар еш уздырыла. Ш. Бабич белән Г. Тукай бер дәвердә яшәсәләр дә, беркайчан очрашмаганнар. Әмма Бабич Тукайны үзенең остазы дип санаган һәм аның үлеменә багышлап шигырьләр иҗат иткән.
Шагыйрь Ш. Бабич (1895–1919) – ХХ гасыр башы татар шигъриятенең иң талантлы вәкилләренең берсе. Аның беренче шигырьләре 1913 елда «Шура» һәм «Акмулла» журналларында басылып чыга, алга таба ул актив рәвештә «Аң», «Кармак» журналларында, «Хөр милләт», «Сүз», «Тормыш», «Ирек» газеталарында языша. Шулай уку-укытучылык эше белән дә шөгыльләнә. 1919 елның мартында нибары егерме дүрт яшендә гомере фаҗигале рәвештә өзелә.
Үзе исән чагында Ш. Бабичның бер китабы гына дөнья күрә. 1922 елда язучы Г. Ибраһимов аның газета- журналларда басылган һәм кулъязма хәлендә сакланган әсәрләренең бер өлешен җыеп, «Шигырьләр мәҗмугасы» исемле китабын бастыра. Шагыйрьнең бүгенге көндә билгеле булган барлык әсәрләрен үз эченә алган басма 1990 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Бу китап язучы Галимҗан Гыйльманов тарафыннан әзерләнеп, сүз башы һәм фәнни-тарихи искәрмәләр, аңлатмалар белән тулыландырылган.
Ачык лекциядә Ш.Бабич белән бәйле кызыклы материалларны үз эченә алган күргәзмә дә тәкъдим ителә. Ул материаллар шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын ныклап өйрәнгән Г. Гыйльмановның шәхси архивында саклана.
Белешмә:
Татарстан Республикасы Милли музее – фәнни-тикшеренү һәм мәдәни-мәгариф учреждениесе, Татарстанның әйдәп баручы музей үзәге һәм Россиянең иң эре төбәк музейларының берсе. 1894 елда Казан шәһәр фәнни-сәнәгать музее буларак нигезләнә. 1895 елның 5 апрелендә тантаналы рәвештә ачыла.
Татарстанда таш гасырдан бүгенге көнгә кадәр төбәкнең бөтен тарихы тәкъдим ителгән бердәнбер музей. ТР Милли музееның Музей җыентыгында 947 мең саклау берәмлеге исәпләнә. Музей составына 15 музей-филиал керә.
Габдулла Тукай әдәби музее – Казанның Иске Татар бистәсендәге иң матур биналарның берсендә, XIX гасыр азагындагы ике катлы йортта урнашкан (арх проекты). Г.Б. Руш һәм Ф. И. Амлонг) – «Шамил йорты» дип аталган йортта1882–1906 елларда Дагыстан Халык-азатлык хәрәкәте җитәкчесе имам Шамилнең урта улы Мөхәммәдшафи Шамил гаиләсе белән яшәгән.
Музей өчен бина очраклы гына сайланмаган. Ул Г.Тукайның журналист һәм публицист буларак эшчәнлеге белән бәйле урамда урнашкан. Хәзер ул шагыйрь исемен йөртә. Тукай Иске Татар бистәсе урамнары, Кабан күле буйлары буйлап йөрергә ярата, татарлар арасында популяр булган «Шәрык» клубында лекцияләр укый.
Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте
Комментарийлар