Мәгариф автор яңалыклары
-
Татарстанда хатын-кызлар өчен эш көнен кыскарту идеясенә караш
Татарстан Дәүләт Советы Дәүләт думасының хатын-кызлар өчен эш көнен бер сәгатькә кыскарту турындагы инициативасын хуплады. Бу чара гаиләләргә ярдәм итүгә һәм эш белән шәхси тормыш арасындагы балансны яхшыртуга юнәлтелгән.
-
Казанда татар теленнән халыкара олимпиада старт алды
14 апрель көнне Казанда татар теленнән халыкара олимпиада старт алды.
-
БДИ үткәрү пунктларында ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре булачак
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты утырышында чыгыш ясады. Биредә ул сенаторларга БДИ һәм ТДИ үсешенең перспектив юнәлешләре турында сөйләде.
-
Укытучыларның документация йөкләнеше кими
Россия Хөкүмәтенең Координация үзәгендә Россия Мәгариф министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Утырышта мәгариф өлкәсендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәләре һәм министрлыкның 2024 елгы эшчәнлеге йомгаклары каралды.
-
Татар китабы йортында Фатих Әмирхан әсәрләренең өч томын тәкъдим итәләр
16 апрельдә Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында китап тәкъдим итү кичәсе уза. Чарада Фатих Әмирхан әсәрләре академик басмасының беренче өч томы турында сүз барачак.
-
“Яшьләр һәм балалар” милли проекты тәкъдим ителде
12 апрельдә, Космонавтика көнендә, “Россия” милли үзәгендә Россия Президенты инициативасы белән башланган “Яшьләр һәм балалар” милли проекты тәкъдим ителде.
-
Югары белем бирүнең яңа системасы БДИга тәэсир итмәячәк
Россиядә югары белем бирүнең яңа системасын кертү Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) үткәрүгә тәэсир итмәячәк, дип хәбәр итә РИА Новости, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Константин Могилевский сүзләрен китереп.
-
А.С. Пушкин «Балыкчы һәм балык турында әкият»
(5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе) Алсу ХАФИЗОВА, Яшел Үзәндәге А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
-
Дуслашу күнекмәсе
Кемдер теләсә кайсы компаниянең үзәгендә авызына каратып тора ала. Башка берәү килеп сүз катарга да кыймый. Дуслашырга өйрәтеп һәм өйрәнеп була икән. Ни дисәң дә, дуслар булганда дөнья түгәрәк, үзеңне ышанычлырак хис итәсең.
-
Күптелле Россия
10–11 апрельдә Казанда Татарстан Республикасында «Күптелле Россия: мәдәниятләр диалогы аша сыйфатлы белем бирүгә» халыкара форумы уза. Анда Россиянең фәнни оешмалары вәкилләре, Россия мәктәпләре һәм югары уку йортлары җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре, якын чит илләрдән килгән вәкилләр катнаша.
-
Татарстанда 57,8 меңнән артык бала татар телен туган тел буларак өйрәнә
ТР Министрлар Кабинетының 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисабы буенча, Татарстанда укыту туган татар телендә алып барыла торган һәм аерым фәннәр рус телендә укытыла торган 591 мәктәп эшли. Аларда 82 меңнән артык укучы белем ала, шуларның 57,8 меңнән артыгы татар телен туган тел буларак өйрәнә.
-
Атаның гаиләдәге роле хакында сөйләшәчәкләр
12 апрельдә Республика клиник наркология диспансерында әтиләрнең гаиләдәге роле турында фикер алышу узачак. Бирегә әти-әниләр чакырыла.
-
Сыерчык оясы
1 апрель – Халыкара кошлар көне. Кошларның төрләрен һәм санын саклауга юнәлдерелгән экологик бәйрәм бу. Ирексездән, мәктәптәге бәйрәм чаралары, рәсем, сыерчык оясы бәйгеләре искә төшә. Кешеләр сыерчык ояларын XVIII гасырда ук ясый башлый. Бүген исә максатыбыз иң матур оя белән шаккатыру түгел, ә сыерчыкның өе нинди булырга тиешлеге хакында.
-
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның күбесе көллиятләрне сайлый
Татарстанда 84 меңнән артык студент укый торган 100 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшли.
-
50 меңнән артык бала лагерьларда бушлай ял итәчәк
Юлламалар республика бюджеты хисабына тулысынча түләнәчәк.