Мәгариф автор яңалыклары
-
2026 елда төзекләндереләчәк паркларны һәм ишегалларын сайлау өчен сораштыру башланды
21 апрельдән 12 июньгә кадәр 2026 елда төзекләндереләчәк паркларны һәм ишегалларын сайлау өчен сораштыру башланды.Тавыш бирү gorodsreda.tatar.ru сайтында һәм “ТР Хезмәтләре” кушымтасында “Халык сораштырулары” бүлегендә уза.
-
«Сәйяр» театр фестиваленең муниципаль тур гала-концерты узды
Барлыгы 29 коллектив катнашты.
-
Туган тел – милли рухыбызның нигезе!
Балалар бакчаларында татар телен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Туган тел фестивале» «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында узды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтү белән шөгыльләнүче 100 дән артык тәрбияче һәм методист җыелды. Фестиваль кысаларында мәктәпкәчә белем бирүдә тел үстерүнең яңа ысуллары турында сөйләштеләр, инновацион методикалар белән таныштылар.
-
Балалар һәм үсмерләр өчен бушлай мастер-класслар сериясе узачак
24 апрель–29 апрель көннәрендә Казанда балалар һәм үсмерләр өчен бушлай мастер-класслар һәм чаралар узачак.
-
Мәктәпләрдә түләүсез кайнар ризыкның норматив чыгымнары арттырылды
Татарстан Хөкүмәте башлангыч мәктәп укучылары өчен бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүнең чыгымнар нормативларын 2025 елга арттырды. Карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
-
«Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем» баттлы узачак
22 апрель 18:00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында«Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем» дип исемләнгән поэтик чара-баттлы узачак.
-
«Казан Квиз» интеллектуаль уены узачак
Уен берничә этаптан тора.
-
Төп дәүләт имтиханының вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
Татарстан Республикасында 22 апрельдән төп гомуми белемнең уку-укыту программалары (ГИА-9) буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның вакытыннан алдан тапшыру чоры башлана. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
-
«Студентлар Телевизион Эфиры» – 2025» җиңүчеләре исемнәре билгеле булды
Казанда XI «Студентлар Телевизион Эфиры» («Студенческий ТЭФИ») Бөтенроссия конкурсының өченче көне узды. КФУның төп бинасында 300 студент һәм мөгаллим җыелды.
-
Марсель Әхмәтҗанов вафат булган
ТРның атказанган фән эшлеклесе, танылган археограф, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов вафат булган.
-
«БДИ – ул җиңел!» онлайн-марафоны башлана
21–25 апрель көннәрендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИга әзерләнергә ярдәм итү максатыннан «БДИ – ул җиңел!» (ЕГЭ – это про100!) онлайн-марафонын уздырачак.
-
“Куркынычсызлык синнән башлана” онлайн-олимпиада старт алды
2025 елның 15 апрелендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1–11 нче сыйныф укучылары өчен “Куркынычсызлык синнән башлана” Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы старт алды.
-
Татарстан һәм СПбПУ мәгариф-фән өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтә
Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка визиты вакытында ТР һәм Санкт-Петербургның Бөек Петр политехника университеты (СПбПУ) арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау тантанасында катнашты.
-
Татарстан мәктәп укучылары экология буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр булдылар
Ульяновск шәһәрендә 11 апрельдән 16 апрельгә кадәр экология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
-
Арча педколледжы милли проект буенча 13,3 млн сумга ноутбуклар алачак
Проектның максаты – урта һөнәри белем бирү системасында мәгариф кластерлары булдыру.