Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөгаллимнең йөрәк сере

Сүзем – укытучылар, укучылар, әти-әниләр, республикабыз халкы арасында олы ихтирам казанган, үзенең лаеклы эшләре белән күпләргә таныш булган, шат күңелле, ачык йөзле хезмәттәшем, остазым Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова турында. Актаныш районындагы Татарстан Республикасының халык укытучысы исемен йөртүче өчнең берсе ул. Әйе, меңләгән укучыларның күңелендә алтын хәрефләр белән язып куелган аның исеме.

 

ТОРМЫШ ДӘРЕСЛӘРЕ – БИШЕКТӘН...

Балаларны ярату, гомер буе аларга үрнәк булу, белем бирү генә түгел, тормышта кеше булырга өйрәтү күп көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Актаныш районының матур табигатьле Сәфәр авылында, Галиәкбәр абый һәм Мөҗәллия апа гаиләсендә туып үскән кыз, үз хезмәт юлында чын кеше тәрбияләүне тормыш девизы итеп ала. Бу гаиләдә үсүче 5 баланың да кыйбласы шул була, берсе дә юлларыннан читкә тайпылмый. Язмабыз герое Ләйсән Галиәкбәр кызы кечкенәдән әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк булып үсә, бер генә газета-журналны калдырмый укып бара. Әнкәләренең кичләрен кызларына кычкырып укыган китаплары балаларының киләчәк тормышын тиешле юнәлешкә борылуга сәбәпче дә була. Галиәкбәр абыйның 4 кызы – Инсия, Илүсә, Ләйсән, Ания – барысы да укытучылык һөнәрен сайлар да, ничәмә-ничә буын баласына белем һәм тәрбия ачкычларын бирер дип уйладымы икән шушы минутларда аларның әнкәләре?! Гаиләдә алар белән әнкәләренең бертуган апасы Мәкмүнә дә яшәү сәбәпле, балаларга тәрбия һәм әхлак дәресләре мулдан эләгә. Мәкмүнә апаларын авыл кешеләре, яратып, «Абыстакай» дип йөртәләр. Ләйсән апа үзе бүген дә аны «Апа» дип, җылы итеп еш искә ала. 

Балаларны ярату, гомер буе аларга үрнәк булу, белем бирү генә түгел, тормышта кеше булырга өйрәтү күп көч таләп итә укытучыдан.

КЕШЕНЕ ХЫЯЛ ЙӨРТӘ

«Китап җене кагылган кыз» баштарак артист булырга хыялланса да, укытучылык эше өстенрәк булып чыга. Ул, 8 нче классны тәмамлагач, Минзәлә педучилищесына укырга керә. Училищены тәмамлагач, Әлки якларына эшкә китәргә тиешле кызны әтисе Галиәкбәр мәҗбүриләп диярлек авыл мәктәбендә пионервожатый итеп калдырта. Укытучылык эшен Богады урта мәктәбендә башлап җибәрә. Укуын дәвам итү теләге көчле булгандырмы, мөстәкыйль тормыш кызыктыргандырмы – Ләйсән апа, үзен укырга җибәрүләрен сорап, район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итә. Богадыда ике генә ел эшләсә дә, шактый тәҗрибә туплап өлгерә ул. Ә алда хыял көтә... Һәрвакыт эзләнүдә булган мөгаллимә, югары белем алу өчен, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультетына укырга керә. Пар канаты, булачак тормыш иптәше Фаяз абый аны бик тиздән янәдән Актанышка алып кайтып китәчәк. Бик яхшы укыган кыз, аспирантурага калырга тиеш булса да, укуын читтән торып тәмамлый. Яшь пар гаилә учагын тергезеп җибәрә. Бер-бер артлы уллары Нияз белән Илназ дөньяга аваз сала. Фаяз абый исә  – сәнгатькә гашыйк кеше, оста биюче, хореограф, педагог. Тормыш авырлыкларын бергә җиңеп, кулга-кул тотынып яшәгәндә генә тормышның матур һәм мәгънәле икәнлеген аңлыйлар алар, улларына да кечкенәдән шуны сеңдерәләр. Ышанычлы тылың булганда гына канатланып эшләргә, үрләр яуларга мөмкиндер ул.

АБРУЙ КАЗАНУ

Ләйсән Галиәкбәр кызы Аскы Актанышта балалар бакчасында эшли башлый. 1 нче Актаныш урта мәктәбендә укытканда да, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта эшләгәндә дә, районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен чын остаз, тәҗрибәле мөгаллимә, хезмәттәшләре өчен абруйлы шәхес була. Актаныш районында беренчеләрдән булып татар теле һәм әдәбиятыннан республика дәрәҗәсендә урыннар яулый башлый. Ул 12 ел татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкли, укучыларны республика олимпиадаларына әзерләүдә дә аңа тиңнәр булмый. Укучыларына ул үз дәресләре белән беррәттән, тормыш дәресләре дә бирә. Бүген исә аның укучылары – республикабызда үз урыннарын тапкан журналистлар, музей җитәкчеләре, җырчылар... Ә аның кул астында эшләп, аны остазы итеп танучы, югары дәрәҗәгә ирешкән укытучылар күпме?!

 

СӘХНӘ

Ләйсән апа – сәнгатьне ярата торган кеше. Мәктәптә дә, район күләмендә дә чараларны ул һәрвакыт үзе төзегән сценарий белән алып бара. Зәвыклы да, шул ук вакытта нечкә юмор белән эчтәлекле итеп төзи ул аларны. Искиткеч матур сөйли дә. Туй-юбилей мәҗлесләрендә зәвыксызлык җәелә башлагач, Ләйсән апа түзми, балалары белән бергә якыннарының истәлекле бәйрәмнәрен затлы итеп үткәрә башлый. Яңадан бу эшне улы Нияз белән килене Илүзә дәвам итте.

Сәхнәгә яшьтән үк гашыйк булган Ләйсән Галиәкбәр кызы драматургия өлкәсен дә үз итә. Дистә еллар буена укучыларын татар теле серләренә төшендергән, әдәби әсәрләр нигезендә тәрбияләгән укытучыбыз бүген әдәбият мәйданында үзе кайный. Мәктәптә бөтен көчен биреп эшләгәндә җитешмәгән, ләкин күңелен һәрвакыт алгысытып торган иҗатка омтылу лаеклы ялга чыккач тормышка аша: ул сәхнә әсәрләре яза башлады. Әлмәт татар дәүләт драма театры Ләйсән Галиәкбәр кызының кадерле апасына багышланган «Абыстакай» әсәре буенча куелган «Йөрәк сере» мелодрамасын тәүге тапкыр сәхнәгә алып менде. Актаныш сәхнәсендә дә Ләйсән Әминованың әлеге әсәре, түземсезлек белән көтелеп, бик җылы кабул ителде. Бүген исә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Яратам! Бетте-китте!» комедиясе уңыш белән бара. Ике әсәрдә дә Ләйсән апаның үзенә дә хас булган сыйфатлар: әхлакый сафлык, буыннар чылбырын өзми саклау, мәхәббәткә тугрылыкка дан җырлана. Өстәлендә – әле дөнья күрәчәк әсәрләре…

Дистә еллар буена укучыларын татар теле серләренә төшендергән, әдәби әсәрләр нигезендә тәрбияләгән укытучыбыз бүген әдәбият мәйданында үзе кайный.

 

ОСТАЗЛАРНЫҢ ОСТАЗЫ

«Укытучы булып туарга кирәк» – ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык һәм башка бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Ләйсән Галиәкбәр кызында бу сыйфатларның барысы да бар. Анда масаю, зур дәрәҗәгә ирешүнең мин-минлеге бөтенләй юк. Киресенчә, аны гомер буе тыйнаклык хисе озата бара. Болар барысы да – әткәсе-әнкәсе, апасы тәрбиясе. Сиңа ничек итеп ярдәм кулы сузыйм, белмәгәнне өйрәтим, аңлатыйм икән дип борчылучы ул. Хезмәттәшләре арасында да тирән хөрмәткә, чиксез ихтирамга ия шәхес. Бүген ул сөекле тормыш иптәше белән яраткан уллары-киленнәре һәм оныкларының игелегендә матур гомер кичерә. Бүген исә Ләйсән Галиәкбәр кызы әле һаман да укучылары, хезмәттәшләре арасында. Ул һәр чараның, бәйрәмнең, бәйгенең мәртәбәле кунагы, киңәшчесе, ярдәмчесе, оештыручысы ролендә. Замана белән бергә атлаучы Ләйсән апаның ишек-капкасы һич ябылып тормый. Рәхмәтле укучылары, хезмәттәшләре – аның еш кунагы. Бу – бәхет. Чын бәхет!

Чулпан ШӘРИПОВА, Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фотолар Ләйсән Әминованың шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ