Галимҗан Ибраһимов исемендәге фәнни-гамәли конференция узды
19 март көнне Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиядә күренекле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге фәнни-гамәли конференция узды.
Чарада республиканың төрле районнарыннан килгән педагоглар һәм укучылар актив катнашты. Конференция барышында укучылар үзләренең иң яхшы тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр, ә укытучылар алдынгы педагогик тәҗрибә белән уртаклашты.
«Мәгариф» журналы өчен бу конференция аерым әһәмияткә ия, чөнки Галимҗан Ибраһимов«Мәгариф» журналның беренче баш мөхәррире булган. Нәкъ менә шуңа күрә журналның бүгенге редакция хезмәткәрләре конференция эшеннән читтә калмады — алар жюри составында эшләп, укучыларның фәнни эшләрен бәяләүдә һәм иң яхшыларын билгеләүдә актив катнашты.
Автор фотолары
Конференция мәгариф өлкәсендәге фикердәшләрне берләштерде, яңа идеяләр һәм проектлар өчен нигез булдырды. Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән эшләр югары дәрәҗәдә башкарылган һәм Галимҗан Ибраһимовның рухи мирасын бүгенге мәктәптә лаеклы дәвам итә.





Комментарийлар