Татарстан мәктәп укучылары «Аҗыган 2.0» уенында катнаша
Татарстанда «Аҗыган 2.0» уенының мәктәп этаплары башланды. Катнашучылар ярышлар белән беррәттән гамәли белем ала – беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнеп, үзләрен табиб ролендә сынап карый. Оештыручылар фикеренчә, мондый күнекмәләр авыр хәлләрдә югалып калмыйча, тиз карар кабул итәргә ярдәм итә.
Катнашучылар арасында – җиденче сыйныф укучысы Гөлназ Кәлимуллина. Ул тактик медицина белән кызыксына. Аның командасы мәктәп этабында җиңеп, киләсе турда чыгыш ясарга әзерләнә.
Уенда атнашучылар өчен видеокурс тәкъдим ителә, ә теркәлү март ахырына кадәр ачык.
Фото: Алдынгылар хәрәкәтенең матбугат хезмәте





Комментарийлар