Логотип Магариф уку
Цитата:

Өй эшен эшләмәсәң, ярыймы?

Гел бер төрле өй эше эшлисе дә килми, укытучы да аны теләр-теләмәс кенә тикшерә. Ә бит өй эше бирүне төрләндерергә дә була.

Дискуссия | Сыйныфны берничә төркемгә бүлеп, һәрберсенә үтелгән әсәр буенча бер фикер әйтегез. Һәр төркем үзенә эләккән фикерне якларга, дәлилләр китерергә тиеш. Болай эшләгәндә, бала фикерен җиткерергә өйрәнә.

Авторга сорау | Балалар дәрестә укыган әсәр, ачыш, теория авторына берәр сорау уйласын. Икенче дәрестә шул сорауларны бергәләп карагыз.

Тематик кроссворд | Дәрестә үткән тема буенча өйдә кроссворд яки ребус төзеп килергә кушыгыз. Бөтенесен дә бер дәрестә чишеп бетереп булмаса, берничә дәрескә бүлеп калдырыгыз.

Көтелмәгән сорау | Сыйныфка сорауны параграф ахырындагы кебек түгел, бераз үзгәртеп бирегез. Көтелмәгән сорау укучыларда кызыксыну уятачак.
 

Телдән җавапка рецензия | Бер укучы телдән өй эшен сөйләсә, икенчесенә аның чыгышына рецензия язарга кушыгыз. Анда өй эшен сөйләгән укучының уңышларына да, кимчелекләренә дә әйтелсен. Бу теманы тагын да тирәнрәк үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Бергәләп тикшерү | Укучылар бер-берсенең язмача өй эшен үзләре тикшерсен. Ахырда фикер алышу, хаталар өстендә эш оештырыгыз.

Кыска язмача җаваплар | Тема буенча кыскача сораулар әзерләгез, аларга бер-ике сүз белән җавап бирерлек булсын.

Проектор экраныннан тикшерү | Өй эше җавабын проектор экранына чыгарыгыз. Укучылар башта аннан карап хаталарын төзәтсен, аннары фикер алышу уздырыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ