Логотип Магариф уку
Цитата:

Белем һәм тәрбия чыганагы

Соңгы дәвердә А.А. Плешаков, М.Ю. Новицкая, Җ.А. Хөсәенов авторлыгында татар телендәге гомуми белем бирү мәктәпләренең 2–3 нче сыйныфлары өчен «Әйләнә-тирә дөнья» уку әсбаплары нәшер ителде. Әлеге уку әсбаплары Татарстандагы татар телле уку оешмаларына, Россия Федерациясенең төрле субъектларында яшәүче татар диаспораларына билгеләнгән.

Рузинә ХӘКИМОВА,
Казандагы 132 нче мәктәпнең
югары квалификация категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы

2 нче сыйныф
Татар халкының туган телгә, милли мәдәнияткә, аның тарихына игътибары елдан-ел арта бара. Моның нигезе гаиләдә салынса, эш-гамәлләре исә башлангыч сыйныфлардан башлана. Шуңа күрә 2 нче сыйныф «Әйләнә-тирә дөнья» уку әсбабында балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты белән таныштыруга зур әһәмият бирелгән. Бу исә үз чиратында төбәктәге милләтләр арасында дуслыкны тагын да үстерү һәм ныгытуга булышачак.
Уку әсбабында халык авыз иҗаты җәүһәрләре – мәкальләр, әйтемнәр, сынамышлар, табышмаклар – шактый зур урын алган. Төбәктә яшәүче рус, татар, чуваш һәм башка халыкларның милли үзенчәлекләрен күрсәтүче халык  авыз иҗаты мисаллары шактый күп.
Китапның төп үзенчәлеге һәм актуальлеге аның күпкырлы булуында. Белемнәрне үзләштерү белән бер үк вакытта әхлакый тәрбия бурычы алга куелган. Шул ук вакытта балаларның сәләтен үстерүгә дә әһәмият бирелгән.
Укытучының төп хезмәте – балага табигать һәм кешелек җәмгыяте турында башлангыч белем бирү. Шушы караштан чыгып, әлеге уку әсбабында татар халкының һәм аның белән янәшә яшәүче халыклар: рус, чуваш, мари, башкорт һ.б. халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, аларның халык авыз иҗаты – мәкальләре, әйтемнәре, табышмаклары һәм сынамышлары да урын алган.
Татарстанда яшәүче һәр халыкка үз халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре якын. Шулай булгач, балалар белән татар милләтенә һәм аның белән бергә яшәүче милләтләргә хас булмаган Хеллоуин, Изге Валентин шикелле бәйрәмнәр оештыруның һич тә кирәге юк. Алар урынына ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын үз эченә алган «Нәүрүз», «Боз озату», «Карга боткасы», «Зәрә», «Сабан туе», «Орлык чыгару», «Сөмбелә», «Аулак өй», «Каз өмәсе», «Орчык өмәсе» һ.б. бәйрәмнәр үткәрүне отышлы дип саныйбыз. Чөнки бу бәйрәмнәр татар халкы һәм аның белән янәшә яшәүче халыкларның тарихи мирасы булып тора. Аларны яңарту һәм укыту-тәрбия процессында киң куллану, балаларга әхлакый һәм экологик тәрбия бирүгә нык булышачак.
Уку әсбабы балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, күп мәдәниятле белем бирү концепциясеннән чыгып тәрбия һәм белем бирүне алга сөрә. Балаларны әйләнә-тирә дөнья белән таныштырып, ата-бабаларыбызның мирасы нигезендә башлангыч сыйныфлардан ук инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү күнекмәләрен эзлекле рәвештә өйрәтү төп юнәлеш булып тора. 

3 нче сыйныф
3 нче сыйныф өчен чыгарылган «Әйләнә-тирә дөнья» уку әсбабы тормышта тискәре күренешләрне булдырмауга, ата-бабаларыбызның рухи байлыкларын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен кире кайтаруга юл ача.
Китапның беренче кисәген анализлый башласак, «Халык иҗатында табигать дөньясы» бүлегенең «Үзең белгәч сорама» темасында татар халкының мәзәгенә тап булабыз. Элек-электән татар халкы киң күңелле яшәгән, бәйрәмнәрдә очрашкач, авылдашлар күңел күтәренкелеге өчен бер-берләрен үзара мәзәкләр кушып сәламләгәннәр. «Халык иҗатында хайван образлары» бүлегендә без «Тылсымлы ярдәмчеләр» белән танышабыз. Татар халык әкиятләрендә, башка халыкларныкы шикелле үк, хайваннар кешеләрнең яклаучыларына, дусларына һәм ярдәмчеләренә әверелә. Биредә «Өч кыз» әкияте балаларны киләчәк тормышларында игелекле булырга, әниләрне, олыларны хөрмәт итәргә өнди.
«Табигый байлыкларны ничек сакларга» бүлегендә Татарстан галиме, зоолог, эколог, биология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры Виктор Попов хакында киң мәгълүмат бирелә. Аның хайваннар дөньясына багышланган фәнни хезмәтләре киләчәк буында экологик мәдәният формалашуга ярдәм итә.
Уку әсбабының икенче кисәгендәге «Үз өемдә – үз түрем» бүлеге дә аерым үзенчәлеккә ия. «Борынгы йортта» темасы татар өенең эчке төзелешен тулысынча ачып бирә. Аның һәрвакытта да чиста, пөхтә булуына, гөлләр белән бизәлүенә басым ясала. Ә «Һәркемгә дәрәҗәсенә һәм яшенә карап» дигән темада элек-электән татар халкында, кагыйдә буларак, әти-әниләренең эшен балалары дәвам итүе бәян ителә. Татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре кадерләп сакланган, үтәлгән һәм буыннан-буынга тапшырыла килгән. Өлкән кешеләргә һәрвакыт хөрмәт булган. Гаиләнең барлык әгъзалары әти-әниләрен кайгырткан. Бигрәк тә карт әби һәм бабай аерым хөрмәттә яшәгәннәр, аларның урыннары һәрвакыт түрдә булган. Иң әһәмиятлесе: биредә гаиләнең тулы булуы, татулыкта яшәве алгы планга куела.
«Гаилә – бәхет ачкычы» бүлегендәге «Ата-ана догасы уттан да, судан да саклый» дигән тема аерым үзенчәлеккә ия. Ислам динен кабул иткәнче, рухларны рәнҗетергә ярамаганлыгын әти-әниләр үз балаларына да аңлаткан. Болар барысы да табигатьне кагылгысыз хәлендә сакларга ярдәм иткән. Ислам дине тере һәм тере булмаган табигатькә карата һәрвакыт шәфкатьле, юмарт, гадел, намуслы булырга өнди. Дин кеше җанын, рухын үз-үзен генә яратудан, мәрхәмәтсезлектән чистарта, балага экологик мәдәниятле булырга ярдәм итә, һәм ул шул ягы белән зур әһәмияткә ия булып тора. «Безнең йортта бик рәхәт» темасы исә авыл йортын гәүдәләндерә, ата-бабаларыбыз яшәгән җирлекне күз алдына китерә, әби сандыгын искә төшерә. Андагы камзул, бәйрәмгә кия торган калфак-түбәтәйләр, көмеш беләзек-чулпылар, хәситәләр искә алына. «Кунакка барыйк әле» дигән бүлектә татар халкының «Кунакчыллык йолалары» хакында сөйләнелә. Элек-электән татар халкы кунак килер алдыннан бөтен җирне чистарткан, җыештырган. Күрше авыллардан, кагыйдә буларак, туганнар килгән. Кунакларны һәрвакыт ачык йөз, сый-хөрмәт белән каршы алганнар. Алар алдына ризыкларның иң затлыларын, тәмлеләрен куйганнар. Кунакка мунча ягу да зур хөрмәт билгесе булган.
«Игелекле балалар – йортның таҗы» бүлегендә исә «Кош – каурые, кеше хезмәте белән матур» темасы аерылып тора. Биредә татар гаиләсендә балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтү алгы планга куела. Электән балаларны йортта ярдәмче булырлык итеп тәрбияләү мөһим саналган. Шул рәвешле, аларны мөмкин чаклы иртәрәк тормышка өйрәтергә: кызларны яхшы хуҗабикә, малайларны яхшы хуҗа итеп үстерергә тырышканнар. Татар халкында ата кеше – малайлары, ә ана кеше исә кызларының хезмәт тәрбиясе өчен җаваплы булган. Хезмәт тәрбиясенең бүген дә мөһимлеге әлеге темада ачык яктыртыла. Шуңа өстәп, элек-электән татар халкында ата-аналар балаларын спиртлы эчемлек куллану, тәмәке тарту шикелле зарарлы гадәтләрдән араларга омтылган.

Кыскача әйткәндә, әлеге уку әсбабы, балаларга төпле белем бирү белән беррәттән, аларны әхлакый яктан тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Татар халкы сурәтләнгән рәсем һәм иллюстрацияләр дә балаларның күзаллавын киңәйтә.

Әдәбият:
1.    А.А. Плешаков, М.Ю. Новицкая, Җ.А. Хөсәенов. Әйләнә-тирә дөнья. 2 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 2 кисәктә / русчадан И.И. Рәхимов, И.М. Җамалиев тәрҗ. – Казан: Татар. китап. нәшр., 2022. – 127 б.: рәс. б-н. (Перспектива.)
2.    А.А. Плешаков, М.Ю. Новицкая, Җ.А. Хөсәенов. Әйләнә-тирә дөнья. 3 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 2 кисәктә / русчадан И.И. Рәхимов, И.М. Җамалиев тәрҗ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2022. – 127 б.: рәс. б-н. (Перспектива.)
3.    Григорьева Е.В. Методика преподавания естествознания: учеб. пособие для студентов вузов, обучающихся  по специальности «Педагогика и методика начального образования» / Е.В. Григорьева. – М.: Гуманитар. изд. центр ВЛАДОС,  2008. – 253 с. 


Виджет фотосы: culture.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ