«Киләчәк планетасы» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды
15-16 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Балачак планетасы» 98 нче балалар бакчасы базасында «Киләчәк планетасы» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды.
Быел фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге 305 бала һәм 179 педагог катнашты.
Ике көн дәвамында бәйге сынауларында Татарстаннан 23 мәктәпкәчә учреждение командасы, 4 мәктәп һәм 15 гаилә командасы көч сынашты. Барлык командалар техник лабораторияләрдә сынаулар узды:
• робот техникасы,
• программалаштыру,
• 3d-модельләштерү,
• мультипликация,
• тикшеренү,
• электроника.
«Мульти-Робо-Техно-бакча» номинациясендә урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – Яр Чаллы шәһәренең 98 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе;
2 урын – Түбән Кама шәһәренең 91 нче, Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре;
3 урын – Яр Чаллы шәһәренең 17, 45, 132 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре.
«Мульти-Робо-Техно-мәктәп» номинациясендә:
1 урын – Алабуга шәһәренең Техник лицее;
2 урын – Яр Чаллы шәһәренең 56 нчы урта мәктәбе;
3 урын – 30 нчы урта мәктәп һәм Яр Чаллы шәһәренең робототехника клубы.
Гаилә командалары арасында Яр Чаллы шәһәренең 98, 47, 114нче һәм Кукмара шәһәренең 1нче мәктәпләрендә белем алучылар җиңүче булды.
Фото: «Шедеврум»
Комментарийлар