Казанда “Лингвистика фәне үсешенең хәзерге тенденцияләре: проблематика һәм тикшеренүләр методологиясе” халыкара фәнни симпозиумы уза
20 октябрьдә Казан шәһәре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Лингвистика фәне үсешенең хәзерге тенденцияләре: проблематика һәм тикшеренүләр методологиясе” халыкара фәнни симпозиумы ачылды.
Симпозиум өч көн дәвам итәчәк. Аның кысаларында “Хәзерге фәнни тикшеренүләр яктылыгында тел белеменең актуаль проблемалары” халыкара фәнни-практик конференциясе, “Идиомнарның авазлар төзелешен тикшеренүнең хәзерге методлары” халыкара семинары, “Татар гыйлеме” – “Татарская наука” еллык халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшләячәк.
Симпозиум эшендә чит илләрдән (Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан) һәм Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Чабаксар, Йошкар-Ола, Саранск, Ижевск, Махачкала, Грозный, Краснодар, Донецк, Якутск, Новосибирск, Кемерово шәһәрләреннән галимнәр катнашачак.
Чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырыла.
Автор фотолары





Комментарийлар